Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сөт күбрәк булсын иде

    Районның сөтчелек көтүендә биш мең сигез йөз баш сыер исәпләнелә. Бу көннәрдә район буенча илле биш тонна сигез йөз килограммнан артык сөт савып алына. Бу исә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тоннага күбрәк (узган елдагыга карата 104 процент). "Аксубай" АФ" ҖЧҖ терлекчеләре савым буенча югары күрсәткечләргә ирешәләр....

    Районның сөтчелек көтүендә биш мең сигез йөз баш сыер исәпләнелә.


    Бу көннәрдә район буенча илле биш тонна сигез йөз килограммнан артык сөт савып алына. Бу исә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тоннага күбрәк (узган елдагыга карата 104 процент). "Аксубай" АФ" ҖЧҖ терлекчеләре савым буенча югары күрсәткечләргә ирешәләр. Әлеге агрофирманың товарлыклы-сөтчелек фермаларында көн саен унбер тоннадан артык сөт савып алалар (узган елның ноябрь азагында монда җиде тоннадан бераз күбрәк кенә сөт алганнар). "Чирмешән", "Луч" бүлекләре товарлыклы-сөтчелек фермалары алдынгы позицияне алып торалар. Монда узган ел белән чагыштырганда 2-3 тапкырга күбрәк сөт савып алалар. "Аксу Агро" ҖЧҖдә дә сөт саву күрсәткечләре арта бара. Сөтчелек комплексындагы тулаем савым уналты тоннадан артык тәшкил итә. "Сөлчә" ҖЧҖ терлекчеләре дә узган елгы күрсәткечләрдән югарырак савым алалар. Ферма хезмәткәрләре сөт җитештерү өчен бөтен тырышлыкларын куялар. Сөт - ул товар. Аны сатуга терлекчеләрнең хезмәт хакы күләме дә бәйле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: