Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сөт басудан башлана

    Район кырларында азык хәзерләү эшләре көннән-көн активлаша бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгесе көнгә район буенча 3500 тоннадан артык тыгызландырылган печән (план күрсәткеченә карата 36 процент), унбер мең тоннадан артык сенаж (планга карата 22 процент) хәзерләнгән. Районда азык хәзерләүгә беренчеләрдән булып "Аксу Агро" хезмәтчәннәре кереште. Азык...

    Район кырларында азык хәзерләү эшләре көннән-көн активлаша бара.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгесе көнгә район буенча 3500 тоннадан артык тыгызландырылган печән (план күрсәткеченә карата 36 процент), унбер мең тоннадан артык сенаж (планга карата 22 процент) хәзерләнгән.

    Районда азык хәзерләүгә беренчеләрдән булып "Аксу Агро" хезмәтчәннәре кереште. Азык культуралары агрофирманың төрле бүлекләрендә урын алган. Бу көннәрдә азык хәзерләү техникасының бер өлеше Чуаш Енорускиносы авылы янындагы Нива бүлеге кырларында печән тыгызлау белән мәшгуль. Яшел конвейер биредән башлана. Берничә көн элек чаптырылган күпьеллык үләннәр кондициягә җиткереп киптерелгән. Механизатор Рәфис Гатауллин үз агрегаты белән чаптырылган үләннәрне өемнәргә куя. Аның артыннан ук Ирек Мостафин һәм Алексей Уфандеев пресс-җыйгыч белән печәнне тыгызлап баралар. Эш ике сменада оештырылган, кичке сменада механизаторлар Алексей Кудряшов һәм Юрий Уфандеев тырышлык күрсәтә. Печән шунда ук азык йортына саклауга озатыла - Алмаз Зөфәров һәм аның кулдашы Марат Галәветдинов печән төргәкләрен зур йөк автомашиналары һәм тракторлар әрҗәсенә төяп торалар.

    Хуҗалыкта сенаж салу да тулы куәткә бара. Аны салуда сусыл азык җитештерүнең барлык таләпләре һәм технологияләре кискен үтәлә. Хуҗалык белгечләре аңлатканча, лаборатория мәгълүматлары аның югары сыйфатлылыгын дәлилли. Димәк, кышын маллар тулы кыйммәтле азык белән тәэмин ителәчәк. Сөт - басудан башлана. "Нур" бүлеге территориясендәге участокта комбайнчы Вәгыйз Ризванов люцерна чаптыру белән мәшгуль. Әлеге техника параллель рәвештә тагын бер мөһим функция башкара - яшел массага силос салганда кирәк булган дүрт катнашмадан торган консервантны куша. Өстәмәләрне дозалап кушуның яңа системасы консервантны өзлексез һәм нәтиҗәле кертүне тәэмин итә. Без моны Иван Ефремов идарә иткән тракторга төягәндә күзәтеп тордык. Аның артыннан тракторчылар Юрий Молоткин, Николай Никоноров, Василий Ендерюков, Илдус Зәйнуллин, Иван Ефремов, Таһир Хәмитовлар да чиратка басты. Алар озак басып тормыйлар, чөнки җәйге көннең һәр минуты исәптә. Транспортчылар тулы әрҗә яшел масса белән соңгы нокта - азык йортына юл тоталар. Ваклатылган үләнне таптату да шулай ук тәүлек әйләнәсе туктап тормый. К-744 техникасында Фәнил Минвәлиев һәм Хәлил Хәйруллин сменалап эшлиләр. Монда тугыз сенаж базы җиһазланган.

    Беренче ике йөз мең тонна сыешлысы - тулган, технология таләпләренә туры китереп ябып куелган. Чираттагысына мең ярым тонна азык кертелгән, эш шундый темп белән барганда, берничә көннән анысы да әзер булачак. Калган сенаж чокырлары яшел масса кабул итүгә әзер. Сөт комплексы җитәкчесе Равил Мусин әйтеп үткәнчә, узган елгы запаслар да бар әле.

    - Механизаторлар кышлатуның ничек үтәсе аларның бүгенге тырыш хезмәтенә бәйле икәнен яхшы аңлыйлар, - дип сөйли "Аксу Агро" агрофирмасының генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов. - Һәм үз бурычларын намуслы үтиләр.

    Бүгенге көнгә "Аксу Агро" агрофирмасының азык хәзерләү звеносы дүрт мең тоннага якын сенаж, 110 тонна печән хәзерләгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: