Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сөт азык кырыннан башлана

    "Сөт иле Аксу" агрофирмасының Тимошкино бүлеге базасында терлекләрне кышлату, сөтчелек көтүенең продуктлылыгын арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтте. Аның эшендә район җитәкчеләре, агрофирмаларның зооветбелгечләре катнашты. -Бүген сөтнең бәясе югары, бер литры өчен егерме сумга якын, - дип әйтте семинарны ачып район башлыгы Камил Гилманов. - Быел без үзебезне азык белән җитәрлек...

    "Сөт иле Аксу" агрофирмасының Тимошкино бүлеге базасында терлекләрне кышлату, сөтчелек көтүенең продуктлылыгын арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтте.


    Аның эшендә район җитәкчеләре, агрофирмаларның зооветбелгечләре катнашты.

    -Бүген сөтнең бәясе югары, бер литры өчен егерме сумга якын, - дип әйтте семинарны ачып район башлыгы Камил Гилманов. - Быел без үзебезне азык белән җитәрлек тәэмин итә алдык, хәзер аны нәтиҗәле кулланырга һәм тукландыруны дөрес оештырырга гына кирәк.

    Продуктлылыкны арттыру турындагы сүз акрынлап игенчелек темасына күчте. Монда барысы да үзара бәйләнгән, игенчелектәге проблемалар терлекчелек күрсәткечләренә дә йогынты ясый. Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, терлекләр өчен кукуруз югары энергияле азык санала. Ул савымны арттыруга нәтиҗәле йогынты ясаучы катнаш азыклар составындагы төп компонентларның берсе. Сыерларны ашату нормативына кергән өстәмәләр арасында кузаклы культуралар мөһим урын били. Семинарда катнашучы җитәкчеләргә товарлыклы-сөтчелек фермаларының савым көтүен әлеге продукция белән җитәрлек күләмдә тәэмин итү өчен кузаклы культураларның чәчүлек мәйданын киңәйтү тәкъдим ителде.

    Семинарда катнашучылар терлекчеләр хезмәтен оештыру мәсьәләсенә тукталдылар. Кадрлар проблемасын вахта алымы хәл итә. Терлекчеләр нәтиҗәле эшләсен һәм югары күрсәткечләргә ирешсен өчен урыннарда үз хезмәткәрләре ихтыяҗларына игътибарлы булу сорала.

    Белгечләр билгеләп үткәнчә, терлекләрнең ферма каршындагы кардаларда озак йөрүе начар нәтиҗәгә - энергия югалтуга (ул терлеккә җылыну өчен кирәк), мастит, салкын тию авыруларына китерергә мөмкин.

    - Салкын һавада булу вакыты төгәл билгеләнергә тиеш, - дип шәрехләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов. - Моны кизү торучы терлекчеләр күзәтергә тиеш.

    Семинарда катнашучылар товарлыклы-сөтчелек фермалары корпусларын карадылар, биналардагы тәртипкә игътибар бирделәр. Савым сыерлары, бозаулар тәрбияләнгән читлекләр коры, асларына салам җәелгән.

    Агрофирма вәкилләренә фермада бозауларга кушылма (сөт алмаштыргыч) әзерләүдә кулланылган автомат эчергеч аппараты тәкъдим ителде. "Сөт иле Аксу" агрофирмасының баш мал табибы Илнур Сәгыйтов аңлатканча, әлеге аппарат 70-80 баш яшь терлекне тулы сыйфатлы азык белән тәэмин итә ала. Бу яңалык бик уңайлы, кулланышта гади. Сөт температурасы көйләнә, шулай булгач бозау караучыларга борчылыр урын юк, әзерләнгән продуктның сыйфаты һәм иминлеге гарантияләнә. Азык бирүнең билгеләнгән таймеры буенча терлекчеләр әзер продуктны кирәкле күләмдә алалар һәм бозауларны эчерәләр.

    Товарлыклы-сөтчелек фермасында сыерларны бозаулатуны оештыру да кызыксыну уятты. Сөтлебикәләр аерым боксларда түгел, ә махсус тотып алынган биналарда бозаулый.

    Бозаулаган сыерлар өчен булдырылган табигый шартлар яшь терлекләрнең сакланышын тәэмин итә. Семинар-киңәшмә игенчелек, техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләрен тикшерү белән төгәлләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: