Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сөт арта

    Уңган, булдыклы хуҗа йорт тутырып мал-туар асрый. Шул исәптән сыер асрау - хуҗалык итүнең иң табышлы алымнарыннан берсе. Сөтнең табында төп продуктларның берсе булуы өчен генә дә түгел. Әлеге продуктның артып калган өлешен дәүләткә тапшыру гаилә бюджетына табыш китерә. Авыл җирлекләрендә күпчелек йорт хуҗалары шулай эшлиләр дә, артып калган сөтне...

    Уңган, булдыклы хуҗа йорт тутырып мал-туар асрый.

    Шул исәптән сыер асрау - хуҗалык итүнең иң табышлы алымнарыннан берсе. Сөтнең табында төп продуктларның берсе булуы өчен генә дә түгел. Әлеге продуктның артып калган өлешен дәүләткә тапшыру гаилә бюджетына табыш китерә. Авыл җирлекләрендә күпчелек йорт хуҗалары шулай эшлиләр дә, артып калган сөтне тапшыруны елдан-ел арттыра баралар. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда 13 сентябрьгә иң күп сөтне Иске Ибрай авылы халкы тапшырган - 2700 килограмм. Сөт җыючы Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегеннән май заводына көн саен - 1700 килограмм, Емелькинодан - 1650, Иске Кармәттән - 1600 килограмм сөт тапшыра. Урмандеево, Савруш, Шәрбән һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләрендә сөт тапшыру күләменең үткән ел белән чагыштырганда артуы күзәтелә.

    Фото: s3.netangels.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: