Аксубаево
  • Рус Тат
  • Штурвал – яшьләр кулында

    "Аксубай" агрофирмасында быелгы урак өстендә катнашучы экипажлар составы яңарган. Аның икенче яртысын хезмәт юлларын яңа гына башлаган яшь механизаторлар алып тора. Нигездә Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлаучы яшь кадрлар өлкән игенчеләргә алмашка киләләр. Алар арасында Иске Савруш егете Анатолий Мельников та бар. Ул чәчү кампаниясе вакытында җирдә эшли белүен күрсәтте....

    "Аксубай" агрофирмасында быелгы урак өстендә катнашучы экипажлар составы яңарган.

    Аның икенче яртысын хезмәт юлларын яңа гына башлаган яшь механизаторлар алып тора. Нигездә Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлаучы яшь кадрлар өлкән игенчеләргә алмашка киләләр. Алар арасында Иске Савруш егете Анатолий Мельников та бар. Ул чәчү кампаниясе вакытында җирдә эшли белүен күрсәтте. Нью-Холланд штурвалы артына кемне утыртырга дигән сорау килеп тугач, авыл хуҗалыгы производствосы җитәкчелеге бер дә икеләнеп тормыйча комбайнны яшь егеткә ышандырып тапшырды. Анатолий урак өстен ышанычлы башлап җибәрде. Бүген ул көзге бодай басуында ашлык суктыра. Бөтен күңелен биреп, тырышып эшли.
    - Без Анатолий Мельниковка зур өметләр баглыйбыз. Ул эшкә җаваплы караган, намуслы, булдыклы егет, - ди "Луч" бүлеге управляющие Владимир Дмитриев.
    Яшь механизатор техниканы машина йөртүче булып эшләүче әтисе Евгений Мельников үрнәгендә яшьтән үк өйрәнеп үсә. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, ул да агрофирманың иң алдынгы хезмәткәрләреннән берсе. Һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Улы да әтисеннән үрнәк алып, тырыш хезмәт куя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: