Аксубаево
  • Рус Тат
  • Шикәр чөгендерен җыю төгәлләнә

    "Аксу Агро" агрофирмасының шикәр чөгендере плантацияләрендә мотор тавышлары тынмый. Чуаш Енорускиносы авылы янындагы кырда эшләрне тәмамлап, төнге смена Иске Ильдеряк авылы янындагы участокка күчте. Аның мәйданы - 92 гектар. Механикалаштырылган звено составында тәҗрибәле, оста хезмәткәрләр эшли. Хуҗалык җитәкчеләре билгеләп үткәнчә, чөгендерне җыеп алуда иң җаваплы эшләрне ышандырып тапшырырлык тәҗрибәле кешеләр...

    "Аксу Агро" агрофирмасының шикәр чөгендере плантацияләрендә мотор тавышлары тынмый.

    Чуаш Енорускиносы авылы янындагы кырда эшләрне тәмамлап, төнге смена Иске Ильдеряк авылы янындагы участокка күчте. Аның мәйданы - 92 гектар. Механикалаштырылган звено составында тәҗрибәле, оста хезмәткәрләр эшли. Хуҗалык җитәкчеләре билгеләп үткәнчә, чөгендерне җыеп алуда иң җаваплы эшләрне ышандырып тапшырырлык тәҗрибәле кешеләр генә хезмәт куя.

    Уңышны җыеп алу һава торышының көйсезлеге аркасында да катлаулана. Бу юлы да көзге тоташ яңгырлар чөгендер җыю эшләрен даими туктатып торды. Әмма эшчеләр андый вакытларны булдырмаска тырышалар: яхшы һава торышының һәр сәгатен кулланып, чөгендерне җыеп алырга ашыгалар.

    Республика буенча шикәр чөгендере мәйданы 62 мең гектардан артык тәшкил итә.

    Бүгенгесе көнгә 55,5 мең гектардан артык мәйданнан татлы тамыр җыеп алынган, бу гомуми күләмгә карата 88 процентны тәшкил итә. 1973119 тонна татлы тамыр казып алынган.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча, 18 октябрьгә шикәр чөгендерен план буенча утыртылган 3000 гектар мәйданның 200 гектарыннан казып аласы калды. 95 мең тоннадан күбрәк татлы тамыр җыелган. Аксубай районы буенча уртача уңыш гектарыннан 300 центнердан артык тәшкил итә.

    Чөгендер җыеп алу комбайны әлеге участоктан казып алынган татлы тамыр уңышының беренче тонналарын бушатканда бик иртә иде әле. Берничә сәгатьтән чөгендер өеме авыл ягына борылыш алган автотрассадан тау кебек күренә иде инде. Сәгать 6да Анатолий Ильгузин һәм Геннадий Жарков (рәсемдә) эшкә керештеләр. Бүгенгесе көнгә җыеп алу нормасын үтәү буенча Анатолийның күрсәткечләре иң югарысы. Әлеге культураны ул 353 гектар мәйданнан җыеп алган (аның төнге сменадагы кулдашы Алексей Кудряшовның бер гектарга әзрәк). Геннадий Жарков исәбендә - 232 гектар. Ирек Мостафинның - 312, Рәис Ильясовның - 331 һәм Рәфис Нургатинның 258 гектар. Чөгендер җыючылар һәр көнне норма буенча билгеләнгән 10 гектар урынына, 15 гектарга якын мәйданнан татлы тамыр казып алалар. Алар һәр минутның кадерен белеп туктаусыз эшлиләр.

    - Шикәр чөгендерен җыеп алу һәм бушату график буенча бара, - дип сөйли агрофирманың баш агрономы Газыйм Шәрәпов. - Механизаторлар үз бурычларын яхшы аңлыйлар - чөгендерне вакытында җыеп алырга кирәк. Шуңа күрә бар көчләренә тырышалар. Тагын берәр атна яхшы һава торышы сакланса, эшләр тулысынча тәмамланачак. "Аксу Агро" агрофирмасы буенча Нурлат шикәр заводына татлы тамыр төяп озату күләме - 93 мең тонна. Бүген әлеге күләмнең яртысыннан артыгы озатылган. Бу көннәрдә "татлы" уңышны җыеп алу төгәлләнгән Чуаш Енорускиносы янәшәсендәге плантацияләрдәге өемнәрдән продукцияне Нурлат шикәр заводына төяп озату алып барыла. Чөгендер төяү дә ике сменада оештырылган. Операторлар Марат Гайнетдинов һәм аның кулдашы Фәнис Сәйфуллин автомобильләргә татлы тамыр төяп озатуда көндез дә, төнлә дә туктаусыз эшлиләр. "Татлы" уңышны ялланган һәм шикәр заводыннан килгән зур йөк машиналары ташый. Нурлатка эшкәртүгә көн саен уртача 70тән артык рейс чимал озатыла. Физик авырлыкта исәпләгәндә бу 1,5 мең тонна чөгендер дигән сүз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: