Аксубаево
  • Рус Тат
  • Шәхси хуҗалыклар акча букчаларын калынайта

    Районның шәхси секторында 4200 баштан артык сөтлебикә бар. Кайбер йортларда берничә сыер асрыйлар һәм хуҗалар, артып калган сөт продукциясен эшкәртүгә тапшырып, гаиләне финанс яктан тәэмин итәләр. Һәр көнне май заводына шәхси сектордан 19 тоннадан артык сөт керә, бу үткән елның май ае күрсәткеченә карата 5,5 тоннага күбрәк. Иске Ибрай авыл...

    Районның шәхси секторында 4200 баштан артык сөтлебикә бар.

    Кайбер йортларда берничә сыер асрыйлар һәм хуҗалар, артып калган сөт продукциясен эшкәртүгә тапшырып, гаиләне финанс яктан тәэмин итәләр. Һәр көнне май заводына шәхси сектордан 19 тоннадан артык сөт керә, бу үткән елның май ае күрсәткеченә карата 5,5 тоннага күбрәк. Иске Ибрай авыл җирлеге берничә ай дәвамында сөт тапшыру буенча алдынгылыкны тотты. Шәхси сектордан монда көн саен 2600 килограмм сөт җыеп алына. Иске Ильдеряк авыл җирлегендә сөт тапшыру күрсәткече бер тоннага кимрәк. Емелькино авыл җирлегендә - 1800, Иске Татар Адәмсуы һәм Карасу авыл җирлекләрендә сөт җыю күрсәткечләре 1400 һәм 1300 килограммны тәшкил итә. Савруш, Урмандеево авыл җирлекләрендә дә әлеге терлекчелек продукциясен тапшыру дәрәҗәсе тотрыклы.

    Фото: turistclub.tomsk.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: