Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сезгә исәпкә алучы килә

    2016 елның иң мөһим вакыйгаларыннан берсе - Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу көннән-көн якыная бара. Әзерлек эшләренең ничек баруы турында сөйләүне үтенеп, без Лидия Ивановага мөрәҗәгать иттек. - Бүгенге көндә хәл болайрак тора: Аксубай муниципаль районы территориясендә исәпкә алуны районлаштыру үткәрү нәтиҗәләре буенча өч инструкторлык һәм унтугыз санау участоклары оештырылган,...

    2016 елның иң мөһим вакыйгаларыннан берсе - Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу көннән-көн якыная бара.

    Әзерлек эшләренең ничек баруы турында сөйләүне үтенеп, без Лидия Ивановага мөрәҗәгать иттек.

    - Бүгенге көндә хәл болайрак тора: Аксубай муниципаль районы территориясендә исәпкә алуны районлаштыру үткәрү нәтиҗәләре буенча өч инструкторлык һәм унтугыз санау участоклары оештырылган, - дип аңлатты Лидия Иванова.

    Районда авыл хуҗалыгында исәпкә алуны үткәрүгә унтугыз санаучы җәлеп ителәчәк, алар фермерлар, шәхси эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар белән аралашачак. Катнашучыларның исәпкә алу битләрендәге барлык сорауларга ни дәрәҗәдә төгәл җавап бирәсе, күпмедер дәрәҗәдә нәкъ менә аларның коммуникабельлелегенә, компетентлылыгына, җавапчыллыгына, тапкырлыгына бәйле. Исәпкә алыначак һәр категория объект өчен исәпкә алу битләренең төрле төре расланган: ф. 2 КФХ "Крестьян (фермер) хуҗалыкларын шәхси эшмәкәрләрне исәпкә алу бите", 3 ЛПХ "гражданнарның шәхси ярдәмче һәм башка шәхси хуҗалыкларын исәпкә алу бите".

    - Санаучыларның эш графигы билгелеме?

    - Әйе, аларның хезмәтен оештыруга кагылышлы барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән. Исәпкә алучыларның эшләү вакыты 19 июньнән алып 15 августка кадәр - 58 календарь көн. Бер кешегә уртача эш нормасы - 460 КФХ һәм ЛПХ объектлары. Көндезге норма якынча 10 шәхси ярдәмче яки крестьян (фермер) хуҗалык. Өйрәнүләр үтү, беркетелгән исәпләү участокларында ВСХП объектларын алдан йөреп чыгу, мәгълүмат хатларын тарату, респондентларның килү графигын төзү аларның турыдан-туры бурычлары булып санала. Шулай ук аларга беркетелгән исәпләү участогында, һәр объектны йөреп чыгып ВСХП объектлары турында мәгълүматлар туплау, кәгазь исәпкә алу битләрен тутыру, мәгълүматларны санаучының язма кенәгәсендә теркәү. Алар һәр көнне исәпкә алу барышы турындагы мәгълүматларны (төрләре буенча исәпкә алынган объектлар исәбен һәм аларда исәпләнгән гомуми җир мәйданы) хәбәр итәргә, машинкада саналган документларны инструкторга тапшырырга тиеш булалар.

    - Лидия Васильевна, исәпкә алуны нинди атрибутика аерып торачак?

    - Санаучының иң төп документы - рәсми таныклыгы. Ул махсус голограммага һәм берничә саклану дәрәҗәсенә ия. Анда санаучының исем-фамилиясе, категория яки вазыйфасы күрсәтелгән, Дәүләт статистикасының Федераль хезмәте мөһере сугылган һәм җитәкченең имзасы куелган. Таныклык бары тик паспорт белән бергә тәкъдим ителгәндә генә гамәлдә.

    Санаучыга ут кайтаргыч элементлар һәм исәпкә алу эмблемасы белән аркачык, "ВСХП" язуы булган кояштан саклагыч козырек һәм "Росстат" язуы булган зәңгәр төстәге портфель бирелә. Аркачыктагы ут кайтаргыч полоса, тәүлекнең кичке вакытында санаучыларга юлларда һәм хуҗалыкларда йөргәндә транспорт өчен ерактан күренеп тору мөмкинлеге бирә. Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар турындагы мәгълүматлар кәгазь исәпкә алу битләренә кертеләчәк.

    Россия Федерациясе хөкүмәте кабул иткән Карарда исәпкә алу барышында алынган мәгълүматларның сер итеп саклануы турында аерым ассызыкланган. Ул ВХСП турындагы федераль Канун белән гарантияләнгән. Димәк, тикшерү барышында тупланган мәгълүматлар, бары тик статистик максатларда мәгълүмат буларак кына кулланылачак. Респондентларны сораштыру аноним рәвештә үткәрелә (адресларны һәм фамилияләрне күрсәтмичә). Алынган мәгълүматларны тараткан өчен урындагы затларны канун тарафыннан билгеләнгән җаваплылык көтә.

    Авыл хуҗалыгында исәпкә алу - авылның чәчәк атуы өчен матди һәм финанс көч бирүдә уникаль мөмкинлек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: