Аксубаево
  • Рус Тат
  • Савым арта

    Җәйге чор күп сөт савып алу чоры. Район терлекчеләренең әлеге сезонда сөтне мулдан савып алу һәм яшел азык хәзерләү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Шуңа бәйле товарлыклы-сөтчелек фермаларында савым күрсәткечләре югары да инде. Бу көннәрдә район буенча тулаем савым күләме 77 тонна, бу узган ел күрсәткеченә карата 106 процентны тәшкил...

    Җәйге чор күп сөт савып алу чоры.

    Район терлекчеләренең әлеге сезонда сөтне мулдан савып алу һәм яшел азык хәзерләү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Шуңа бәйле товарлыклы-сөтчелек фермаларында савым күрсәткечләре югары да инде. Бу көннәрдә район буенча тулаем савым күләме 77 тонна, бу узган ел күрсәткеченә карата 106 процентны тәшкил итә. "Аксубай" агрофирмасы терлекчеләре әлеге продукцияне җитештерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. "Луч", Тукай исемендәге бүлекчәләрдә һәр көнне май заводына 5 тоннадан артык сөт озатыла (үткән ел күрсәткечләренә карата 165 һәм 178 процент). "Аксу Агро" агрофирмасында да савым күләме тотрыклы - 18 тоннадан артык.

    Фото: otvprim.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: