Аксубаево
  • Рус Тат
  • Районда азык әзерләү башланды

    Район хезмәтчәннәре азык әзерләүгә керештеләр. Районда күпьеллык үләннәр биләгән мәйдан 12 мең гектардан артык тәшкил итә. Бүгенге көнгә бу мәйданның бер мең гектарына якыны чаптырылган. "Аксубай" АФда күпьеллык үләннәр астына 6 мең гектарга якын мәйдан бүленгән. Составында Алексей Илендеев, Әдип Гелметдинов, Александр Илендеев һәм Александр Яманов булган звено азык хәзерләү...

    Район хезмәтчәннәре азык әзерләүгә керештеләр. Районда күпьеллык үләннәр биләгән мәйдан 12 мең гектардан артык тәшкил итә.

    Бүгенге көнгә бу мәйданның бер мең гектарына якыны чаптырылган.

    "Аксубай" АФда күпьеллык үләннәр астына 6 мең гектарга якын мәйдан бүленгән. Составында Алексей Илендеев, Әдип Гелметдинов, Александр Илендеев һәм Александр Яманов булган звено азык хәзерләү темпын арттыра.

    - Безнең механизаторлар кышлатуның ничек узасы бүген аларның хезмәтенә бәйле булуын яхшы аңлап эшлиләр, үзләренә йөкләнелгән бурычны да намуслы башкаралар, - дип сөйли "Аксубай" АФның җитәкче агрономы Хәлил Минапов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: