Аксубаево
  • Рус Тат
  • Рационда – сыттырылган ашлык

    Районда урып-җыю эшләре белән беррәттән азык хәзерләү дә дәвам итә. Барлыгы 70 мең тонна силос хәзерләү күздә тотыла. "Аксу Агро" агрофирмасында әлеге азык төрен 14290 тоннада хәзерләү планлаштырыла. Агрофирмада силос "таулары" көннән-көн арта бара. Бу эшне Тәлгат Яруллин һәм Фәнил Минвәлиев уңышлы башкаралар. Алар ике сменада куәтле К-700 тракторлары белән...

    Районда урып-җыю эшләре белән беррәттән азык хәзерләү дә дәвам итә.

    Барлыгы 70 мең тонна силос хәзерләү күздә тотыла. "Аксу Агро" агрофирмасында әлеге азык төрен 14290 тоннада хәзерләү планлаштырыла. Агрофирмада силос "таулары" көннән-көн арта бара. Бу эшне Тәлгат Яруллин һәм Фәнил Минвәлиев уңышлы башкаралар. Алар ике сменада куәтле К-700 тракторлары белән яшел массаны таптаталар.

    Тәлгат Яруллин (рәсемдә) - 35 еллык стажлы механизатор. Армиядән кайту белән туган авылы Яңа Ибрайда эшләргә калган.

    - Смена 12 сәгатькә сузыла. Барлык хуҗалык эшләре дә кече улым җилкәсендә, - дип сөйли хезмәткәр. Ул тугызынчы сыйныфта укый. Өлкәне Әлмәттә белем ала. Хатыны Рушания дә авыл хуҗалыгында хезмәт куя.

    "Аксу Агро"да да издерелгән ашлык кебек консервлаштырылган азык төре хәзерләнә.

    - Һава торышы тотрыксыз булган безнең район, төбәк өчен бу табышлы, - дип уртаклашты терлекчелек комплексы җитәкчесе Равил Мусин. - Беренчедән, бөртектә туклыклы матдәләр максималь саклана. Алар җиңел үзләштерелә һәм нәтиҗәдә сөтнең сыйфаты яхшыра. Икенчедән, хезмәт чыгымнары кими, табышлылык арта.

    Планда - 400 тонна кукурузны, 500 тонна сыттырылган арпа бөртеген консервлау. Комплекс территориясендә мондый азыктан торган өч зур "таучык" пәйда булган инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: