Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Районда чәчү башланды

Комбайннар уңыш басуларыннан китәргә өлгермәде, аерым авыл хуҗалыгы формированиеләре кырлары куәтле тракторлар гөрелтесенә күмелде. Районда көзге чәчү башланды.

«Аксу Агро» игенчеләренә көзге бодайны 4500 гектардан артык мәйданда чәчәргә кирәк.
Чәчү эшләре барышы белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов танышты.

Чуаш Енорускиносы янындагы басуда авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе пәйда булган мизгелдә алмашып эшләүче механизаторлар Рәис Мифтәхов һәм Илнур Җамалетдинов уннарча гектардан артык мәйданда бодайның «Скипетр» сортын чәчәргә өлгергәннәр иде. Эш кызу бара. Агроном Илсур Сәхапов сүзләренә караганда, орлык китерүгә бәйле дә, ягулык белән тәэмин ителешкә кагылышлы да тоткарлыклар юк.

Аның сүзләрен раслаган кебек, шунда ук Марат Гайнетдинов идарә иткән Нью-Холанд тракторына бензовоз машинасы килде. Берничә минуттан орлык та китерделәр, һәм склад эшчесе Алинә Сөләйманова аны трактор механизмына бик тиз тутырды. Тагын бер минут һәм Нью-Холанд, тузан болытлары чыгарып, урыннан кузгалып та китте. Хәерле сәгатьтә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев