Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һәр сәгатьнең кадерен белеп

    Быелгысы урак өсте "Аксубай" агрофирмасы игенчеләре өчен киеренке хезмәт һәм көннәрнең үтә эсселеге белән истә калачак. Әмма нинди генә кыенлыклар килеп чыкса да, игенчеләр үз эшләрен лаеклы үтиләр. Тракторчылар комбайнчылар артыннан калмыйлар - игеннәр җыеп алынган басуларда салам хәзерләү эшләре алып барыла. Бүгенге көндә агрофирма буенча 5,5 мең тонна сыйфатлы...

    Быелгысы урак өсте "Аксубай" агрофирмасы игенчеләре өчен киеренке хезмәт һәм көннәрнең үтә эсселеге белән истә калачак.

    Әмма нинди генә кыенлыклар килеп чыкса да, игенчеләр үз эшләрен лаеклы үтиләр. Тракторчылар комбайнчылар артыннан калмыйлар - игеннәр җыеп алынган басуларда салам хәзерләү эшләре алып барыла. Бүгенге көндә агрофирма буенча 5,5 мең тонна сыйфатлы тупас азык тупланган.

    Бу эш үзәкләштерелгән алымда үтәлә. Салам хәзерләүдә махсуслаштырылган механизаторлар звеносы тырышлык куя. Аның составын төрле авыл һәм бүлекләрдән тракторчылар тәшкил итә. Шәүкәт Гатиятуллин (Татар Майнасыннан), Николай Ильдимиров (Түбән Савруштан), Владимир Иванов, Сергей Ярушев (Иске Савруштан), Ришат Төхвәтуллин (Яңа Адәмсуыннан), Владимир Федоров (Савгачтан) - бер командада эшлиләр. Үзләренең агрегатлары белән алар теземнәрне бергә җыеп, пресслыйлар, ә билгеле бер вакыттан соң машиналар прессланган ярты тонналы төргәкләрне җиргә төшерәләр.

    - Механизаторлар оешкан төстә, бердәм эшлиләр, - дип сөйли бүлек управляющие Владимир Дмитриев. - Алар үз бурычларын яхшы аңлыйлар - салам пресслауны яңгырларга кадәр төгәлләргә. Һәр сәгатьнең кадерен белеп, алынган темпны югалтмыйча хезмәт куялар.

    Звено агрофирманың барлык бүлекләрендә дә комбайннар артыннан саламны пресслап барган.

    Хуҗалыкта бөртекле культураларны җыеп алу төгәлләнгән дияргә була. Салам хәзерләү дә финишка якынлаша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: