Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һәр минуты кадерле чак

    Бүген районның төп вакыйгалары кырларга юнәлдерелгән. "Аксубай" агрофирмасында игеннәрне җыеп алуның үз алымы. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең барлык урып-җыю техникасы да бер басуга кертелә һәм алар ахыргача шунда тулы составта эшли. Аннан соң бөтен техник персонал икенче кырга күчә. Агрофирмада бөртекле культуралар ундүрт мең гектарга якын мәйдан били. Көзге культураларга да...

    Бүген районның төп вакыйгалары кырларга юнәлдерелгән.

    "Аксубай" агрофирмасында игеннәрне җыеп алуның үз алымы. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең барлык урып-җыю техникасы да бер басуга кертелә һәм алар ахыргача шунда тулы составта эшли. Аннан соң бөтен техник персонал икенче кырга күчә.
    Агрофирмада бөртекле культуралар ундүрт мең гектарга якын мәйдан били. Көзге культураларга да билгеле күләмдәге мәйдан бүлеп бирелгән. Сезон башыннан ике мең гектардан артык мәйдан җыеп алынган. Өч мең тоннадан артык көзге арыш һәм бодай суктырылган.
    -Механизаторларның сынатмавына ышанычым камил, - дип сөйли "Аксубай" агрофирмасы җитәкчесе Әхнәф Сөниев, - Алар беренче көннән үк урып-җыю эшләренә ышанычлы керештеләр. Чын игенчеләр кебек бердәм һәм оешкан төстә хезмәт куялар.
    Иске Татар Адәмсуы авылы артында урнашкан Киров бүлегенең көзге бодай басуыннан әйләнә-тирәдә нинди эшләр башкарылуы ап-ачык күренеп тора. Монда 17 комбайн эшли. Сыек томан эченнән дистәләгән комбайнның салмак хәрәкәте күзәтелә. Басу читенә төшке аш алып килделәр. Тамак ялгап алырга туктаган кыска гына вакыт эчендә механизаторлар һәм машина йөртүчеләр яңалыклар белән бүлешәләр, уен-көлке сөйләп бер-берсенең күңелен күтәрәләр.
    Уракта катнашучыларның ял итеп утырырга вакытлары юк, тамак ялгап алуга ук штурвал артына утырдылар, ә мобильле кухняга башка комбайнчылар килде.
    - Урып-җыюга төрле маркадагы 20 комбайн җәлеп ителгән, - дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Хәлил Минапов. - Алар тәҗрибәле, ышанычлы кадрлар белән тулыландырылган. Беренче көннәрдән үк алынган югары темп кимеми. Ярышып эшләү нәтиҗәсе дә күз алдында. Узган атна агрофирма буенча урак җиңүчеләрен билгеләде. 25 июльгә Валерий Абросимов ( "Нью-Холланд" комбайнында) иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте. Аның исәбендә өч йөз тоннага якын суктырылган икмәк. Виталий Шакмаков ("Полесье") лидердан бик азга гына калыша. Өченче урында - Айрат Закиров ("Полесье"). Аның артыннан - Александр Назаров ("Дон"), Шәүкәт Сәгъдиев ("Нива"). Зур йөк автомобильләре шоферлары Алексей Якимов, Анатолий Матюшкин, Фәрит Мингазов, Владимир Елисеев һәм Геннадий Вырдин комбайннарга өзлексез хезмәт күрсәтләр. Яңа уңыш бөртеген алар Түбән Савруш авылында урнашкан Чирмешән бүлеге ындыр табагына ташыйлар.
    Өч йөз кырык гектар биләгән басуда бер үк вакытта уңышны суктырып комбайннар да, саламны төргәкләргә туплый торган пресс-җыйгыч таккан тракторлар да эшләде. Шәүкәт Гатиятуллин, Николай Ильдимиров, Владимир Иванов һәм Ришат Төхвәтуллин, Валентин Гуляков төргәкләрне трактор арбаларына төяү белән мәшгуль булдылар. Ә салам төргәкләрен өю урыны ерак түгел - Иске Татар Адәмсуы авылындагы терлекчелек фермасы йортында. Шул ук кырда берьюлы төгәлләү оперциясе - җир сөрү дә алып барыла.
    Уракның әлеге кызу көннәрендә ындыр табагында да эш кайный. Бу уңыш язмышындагы тагын бер мөһим участок. Тирә-яктагы кырлардан җыелган ашлыкны транспортчылар Чирмешән бүлеге ындыр табагына китерәләр. Составында Валентина Удирякова, Владислав Синдимиров, Любовь Николаева, Светлана Пенькова, Елизавета Илюшкина һәм Андрей Никитин булган бригада эшне ике сменада алып бара. Алар ашлыкны кабул итәләр, чистарталар, эшкәртәләр. Бөртек кабул итүгә үзәк базадан бульдозерчы Геннадий Матюшкин да җәлеп ителгән. Уракта катнашучылар бердәм һәм оешкан төстә хезмәт куялар, чөнки монда һәркемнең хезмәт өлеше мөһим урын алып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: