Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һәр минутның кадерен белеп

    Кояшлы, аяз һава торышы сакланганда аграрчылар уңышны җыеп алырга тырышалар. Район буенча барлыгы ике мең ярымнан артык мәйданда бөртеклеләр суктырылган. 1098 гектар мәйданда ашлык суктырган "Аксу Агро" агрофирмасы әлеге эштә беренчелекне тота. Аннан соң "Сөт иле Аксу" агрофирмасы - 760 гектар һәм "Аксубай "АФ" - 310 гектар. Аксуагрочылар беррәттән көзге...

    Кояшлы, аяз һава торышы сакланганда аграрчылар уңышны җыеп алырга тырышалар.



    Район буенча барлыгы ике мең ярымнан артык мәйданда бөртеклеләр суктырылган. 1098 гектар мәйданда ашлык суктырган "Аксу Агро" агрофирмасы әлеге эштә беренчелекне тота. Аннан соң "Сөт иле Аксу" агрофирмасы - 760 гектар һәм "Аксубай "АФ" - 310 гектар. Аксуагрочылар беррәттән көзге бодай уруга керештеләр. Бүгенге көндә ул 529 гектар мәйданда урдырылган инде. "Актай"да йөз гектардан артык мәйдан чаптырылган, "Аксубай"АФ" да да шуңа якынлашалар. Әлегә иң югары уңыш "Аксу Агро"да - гектарыннан 21,4 центнер, "Аксубай" агрофирмасында һәм "Сөт иле Аксу"да да уңыш зарланырлык түгел - 19,8 һәм 16,7 центнер. Тулаем район буенча аграрчылар биш мең тонна ашлык суктырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: