Аксубаево
  • Рус Тат
  • Пенсиягә – исән-имин килеш

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен хезмәт иминлеге мәсьәләләре буенча тиешле дәрәҗәдә хәзерләмәү, авыл хуҗалыгында производство имгәнүләренә китергән сәбәпләрнең берсе. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2014 елда агросәнәгать комплексы системасында производствода үлемгә китергән - 10, 2015 елда 8 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Узган елда республика җитәкчелеге һәм җирле хакимият тарафыннан авыл хуҗалыгы производствосында куркынычсызлык мәсьәләләренә...

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен хезмәт иминлеге мәсьәләләре буенча тиешле дәрәҗәдә хәзерләмәү, авыл хуҗалыгында производство имгәнүләренә китергән сәбәпләрнең берсе.

    Рәсми мәгълүматларга караганда, 2014 елда агросәнәгать комплексы системасында производствода үлемгә китергән - 10, 2015 елда 8 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Узган елда республика җитәкчелеге һәм җирле хакимият тарафыннан авыл хуҗалыгы производствосында куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. 2016 елда республиканың агросәнәгать комплексы системасында җитештерү эшләре вакытында бер генә үлем очрагының да теркәлмәве моның нәтиҗәсе булды.

    Хезмәтне саклау мәсьәләләре безнең район предприятиеләрендә аерым контрольдә. Бу нисбәттән профилактик эшне дөрес оештыру өчен, техника иминлеге буенча кагыйдәләр һәм таләпләрне белү мөһим. Әлеге барлык таләпләрне, шартларны, нормаларны һәм күрсәтмәләрне ТР агробизнес кадрларының белемен арттыру институтының өйрәнү-методик үзәге һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе оештырган хезмәт иминлеге буенча махсус укуларда тикшерделәр.

    - Безнең төп бурыч - хезмәтне, эшче кадрларны саклау, - дип билгеләп үтте агробизнес кадрларын яңадан укыту институты каршындагы уку-методик үзәк төркеме җитәкчесе Фәрит Әхмәтов. - Предприятиегә сәламәт килеш килгән яшь кеше, пенсиягә дә исән-имин китәргә тиеш.

    Канунда хезмәтне саклау кагыйдәләре даими үзгәреп тора, шулай да аларны белү һәм үтәү мөһим.

    Кырык сәгатьлек укуларда 65 АПК җитәкчесе һәм белгеч катнашты. Лекцияләрдә эш урынындагы куркынычсызлык аспектларына басым ясалды. Җитәкчеләр, төрле звено җитәкчеләре һәм хезмәт иминлеге буенча инженерлар хезмәткәрләрне эш урынында көтелмәгән хәлләрдән тиешле дәрәҗәдә саклануны тәэмин итсеннәр, документларны дөрес алып барсыннар өчен, институт мөгаллимнәре аларга яңа материаллар турында сөйләделәр. Укулар хезмәт иминлеге таләпләрен белүне тикшерү һәм билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар бирү белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: