Аксубаево
  • Рус Тат
  • Печәнне җәйдән хәзерлә

    Узган атнада "Сөлчә" ҖЧҖ базасында азык хәзерләүгә, терлекчелек биналарын әзерләү һәм уңышны саклап калуга багышланган район семинар-киңәшмәсе булып үтте. Семинар эше агрофирманың терлекчелек комплексында башланды. Семинарда район башлыгы Камил Гилманов, авыл хуҗалыгы предприятиесе инвесторы Алмаз Заһидуллин, УСХиП белгечләре, агрофирмаларның генераль директорлары катнашты. Аның эшен УСХиП җитәкчесе Хәлил Хәлимов алып барды....

    Узган атнада "Сөлчә" ҖЧҖ базасында азык хәзерләүгә, терлекчелек биналарын әзерләү һәм уңышны саклап калуга багышланган район семинар-киңәшмәсе булып үтте.



    Семинар эше агрофирманың терлекчелек комплексында башланды. Семинарда район башлыгы Камил Гилманов, авыл хуҗалыгы предприятиесе инвесторы Алмаз Заһидуллин, УСХиП белгечләре, агрофирмаларның генераль директорлары катнашты. Аның эшен УСХиП җитәкчесе Хәлил Хәлимов алып барды.
    -Көннәрнең эссе торуы печән хәзерләү өчен бик кулай, - дип билгеләп үтте Хәлил Хәлимов. - Технологияләрне үтәү, хезмәтне дөрес оештыру югары сыйфатлы азык хәзерләүгә юнәлдерелергә тиеш.


    Фермалар янәшәсендә тыгызланган печән өемнәре арта бара. Сенаж-силос базлары да тула. Киңәшмәдә сенаж салганда биопрепаратлар куллану, аны салу вакытын кыскарту тәкъдим ителде.


    Белгечләр дару үләннәре, яфрак азык хәзерләүгә игътибар бирүне сорадылар. Сүз уңаеннан, "Сөлчә" ҖЧҖтә бу чарага җаваплы карыйлар. Түбәсе ябык бинада нинди генә үләннәр эленмәгән. Шунда ук җәйге кардада аны куллану ысулын күрсәттеләр. Яшь терлекләрнең иммунитетын арттыру һәм авыруларны кисәтү максатларында терлекчеләр көн саен үлән чәйләре әзерлиләр. Семинарда терлекчелек биналарын ремонтлау мәсьәләсе дә күтәрелде.


    -Көз җиткәнен көтеп торырга ярамый, - диде Хәлил Хәлимов. - Бүгеннән үк фермаларны тикшерергә, аларны кышлату чорына әзерләргә кирәк.


    Әгәр дә һава торышының эссе булуы печән әзерләргә уңай булса, чәчүлекләргә һәм киләсе уңышка исә ул зур зыян китерә. Өч атналык аномаль эсселек, кайнар җил үзенең явызлыгын эшли, һәм туфракның өске катламында дымлылык бөтенләй дә калмый, шул ук вакытта чәчүлекләргә зыян китерүче бөҗәкләр үрчү өчен уңай микроклимат барлыкка килә.


    Семинарда билгеләп үтелгәнчә, район хуҗалыкларында киләсе уңышны саклап калу өчен чәчүлекләрне тукландыралар, башка агрочаралар үткәрәләр.
    -Быел барлык хуҗалыклар да чәчү һәм чәчүлекләрне тәрбияләү эшен вакытында тәмамлап, сыйфатлы үткәрделәр, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Кызганычка каршы, һава торышы үз төзәтмәләрен кертә. Районыбыз 2009 елдан бирле аномаль кызулык белән сынала, ә без аңа каршы чаралар күрәбез. Быел да көннәрнең кызу торуы кул кушырырга ирек бирми. Шуңа да, бөтен көчләрне азык хәзерләүгә һәм чәчүлекләрне, киләсе уңышны саклап калуга юнәлтергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: