Аксубаево
  • Рус Тат
  • Осталарның һәрвакыт эшләре күп

    Авыл хуҗалыгы производствосы агрофирмаларында төп эшләрне, нигездә, механизаторлар һәм савымчылар башкара. Әмма хуҗалык алып баруда беренче ярдәмчеләр - осталардан башка да эш бармый. "Аксубай" агрофирмасында хуҗалык, агач эшләре белән махсус бригада - балта осталары шөгыльләнә. Аның составында: Николай Ермолаев, Геннадий Абросимов, Александр Яковлев һәм Александр Гелметдинов. Алар тирә-як авыллар -...

    Авыл хуҗалыгы производствосы агрофирмаларында төп эшләрне, нигездә, механизаторлар һәм савымчылар башкара.

    Әмма хуҗалык алып баруда беренче ярдәмчеләр - осталардан башка да эш бармый. "Аксубай" агрофирмасында хуҗалык, агач эшләре белән махсус бригада - балта осталары шөгыльләнә. Аның составында: Николай Ермолаев, Геннадий Абросимов, Александр Яковлев һәм Александр Гелметдинов. Алар тирә-як авыллар - Иске Савруш, Савгач һәм Урмандееводан килеп йөриләр. Һәр иртә бергә җыелып, бердәм эшлиләр.

    - Безнең осталар бригадасы яңарту, төзәтү, тәртипкә китерү таләп ителгән урыннарда хезмәт куя, - дип сөйли агрофирма бүлеге управляющие Владимир Дмитриев. - Үзләренә тапшырылган эшләрнең барысын да намус белән үтиләр.

    Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе осталарның гадел, тырыш булуларын да билгеләп үтте. Аларга шулай ук җаваплылык, зирәклек сыйфатлары да хас. Тырышлыкның нәтиҗәсе дә күз алдында. Иске Саврушта машина-трактор паркы базасында урнашкан ашханә бинасы уңган осталар кулы белән үзгәртеп корылган - яңа, заманча төс алган. Шулай ук бүлекнең ындыр табагы түбәсен дә алар төзекләндергән, симертү мәйданчыгында су эчү җайланмалары куелган һәм башка бик күп эшләр башкарылган. Зур хуҗалыкта беркайчан да эш бетми. Бригада үзагачны да урманга барып үзе хәзерли. Бүген алар товарлыклы-сөтчелек фермасында ремонт эшләре белән мәшгуль.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: