Аксубаево
  • Рус Тат
  • Орлыкларга аерым игътибар

    Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, быелгы чәчү чорында көзге культуралар мәйданы 13 мең гектардан артык тәшкил итә. Шуның 9,5 мең гектарын - көзге бодай, 3,5 мең гектарга якынын - көзге арыш били. 39 мең гектардан артык мәйданга сабан культуралары чәчү планлаштырыла. Кырларның уңдырышлыгын берничә шарт билгели. Әмма иң мөһиме...

    Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, быелгы чәчү чорында көзге культуралар мәйданы 13 мең гектардан артык тәшкил итә.

    Шуның 9,5 мең гектарын - көзге бодай, 3,5 мең гектарга якынын - көзге арыш били. 39 мең гектардан артык мәйданга сабан культуралары чәчү планлаштырыла.

    Кырларның уңдырышлыгын берничә шарт билгели. Әмма иң мөһиме - орлыклар сыйфаты, шулай ук һава торышы шартлары һәм тиешле тәрбия дә. Безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә игенчелектән мул уңыш алу буенча нинди эшләр башкарылуы хакында Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов белән әңгәмә корабыз.

    - Көзге культураларга килгәндә, алар кышны яхшы чыкты, аларның торышы канәгатьләнерлек, дип билгеләп үтәсем килә. Язгы кыр эшләрен үткәрү өчен районда орлык материалы җитәрлек. Һәр хуҗалыкта басулардан яхшы уңыш алу өчен, орлык күләменең 15 процентыннан артыгын супер элиталы яки элиталы орлыклар тәшкил итәргә тиеш. Шулай ук орлык материалының гомуми исәбеннән 10 проценты массакүләмле репродукцияле (4-5 ел дәвамында файдаланылган) булырга тиеш. Нигездә безнең хуҗалыклар шуңа таянып эш итәләр. Финанс кыенлыклар кичерүгә карамастан, "Актай" ҖЧҖдә, "Аксубай" агрофирмасында элиталы орлыклар сатып алуга акча табарга тырышалар. Ләкин орлык фондын яңартуга бәйле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә җитәрлек әле.

    - Бүген хуҗалыкларда орлыклар чәчүгә ничек әзерләнә?

    - Орлыклар аерым игътибар таләп итә. Алар нинди халәттә чәчелсә - уңыш та шундый булачак. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә орлыкларны инкрустацияләүгә бәйле эшләр актив бара. Хуҗалыкларда орлыкларның сыйфаты турында көздән үк кайгырттылар - коры килеш саклауга салдылар, вакытында эшкәрттеләр, шуңа күрә бүгенгесе көндә аларның авыру йоктыру проценты чагыштырмача түбән (10-15 процент кына). Ләкин аларның торышын яхшырту өчен кыйммәтле препаратлар кулланырга кирәкми. Соңгы елларда үсемлекчелек фәне зарарсыз биологик средстволар тәкьдим итә. Химик препаратлар белән чагыштырганда алар күпкә арзан, әйләнә-тирә мохиткә зыянлы түгел. Тәэсире дә озакка бара, нәтиҗәле дә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: