Аксубаево
  • Рус Тат
  • Орлык уңыш бирсен дисәң

    Тиздән яз үз хөкеменә керәчәк. Аннан соң кырларда кар эри, елгалар ага башлый. Ә бүген, үсемлекчелек тармагы белгечләре әйтүенчә, орлыклык материалы турында кайгырту өчен иң кулай вакыт. "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов белән нәкъ шул хакта әңгәмә корабыз. - Бүген район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүгә хәзерлек...

    Тиздән яз үз хөкеменә керәчәк.


    Аннан соң кырларда кар эри, елгалар ага башлый. Ә бүген, үсемлекчелек тармагы белгечләре әйтүенчә, орлыклык материалы турында кайгырту өчен иң кулай вакыт. "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов белән нәкъ шул хакта әңгәмә корабыз.

    - Бүген район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүгә хәзерлек буенча хәл ничек тора?

    - Нигездә, саклагычларга яхшы орлыклык материалы салынган. Район буенча чәчү эшләрен үткәрүгә сабан культураларының тугыз мең алты йөз тоннага якын орлыгы әзерләнгән. Шул күләмнең 97 проценты авыруларга, шытымга, чәчәргә яраклылыкка тикшерү үткән. Сигез мең тоннадан артык орлык кондицияле дип табылды. "Аксубай" АФ", "Аксу Агро", "Сөт иле Аксу" филиалында, "Сөләйманов" КФХда чәчү материалын саклауга җаваплы якын килгәннәр. Әмма, барлык хуҗалыкларда да орлыкка карата мөнәсәбәт яхшы түгел. Кайбер фермер хуҗалыкларына ГОСТ таләпләренә җавап бирмәгән орлык чәчүне тыючы орлыкчылык турындагы канун бөтенләй кагылмый да диярсең.

    - Бу нинди нәтиҗәгә китерә ала?

    - Тикшерелмәгән орлык чәчеп без, аларның нинди шытым бирүен, нәтиҗәләрнең уңай булу-булмавын белмибез. Тагын бер мөһим момент, аларда чүп үләннәре орлыклары һәм куркыныч корткычлар булмавына гарантия юк. Район һәм республика чикләреннән кайтарылган, тикшерү узмаган орлыкларда берничә төр авыру булырга һәм аннан соң алар безнең җирлектә таралырга мөмкин. Шуңа да, кырларда чәчелә торган орлыклар Россельхозцентрда тикшерү узарга тиеш. Болай эшләмәгәндә массакүләм репродукцияле орлыклар да уңыш бирмәскә һәм табыш китермәскә мөмкин. Уңыш алуга кагылышлы түбән күрсәткечләр районның гомуми нәтиҗәсенә тәэсир итә ала. Шулай ук субсидияләргә, ашламалар белән тәэмин итүгә, игенчелеккә финанс ярдәме күрсәтелүгә.

    Кырларның уңыш бирүе күп кенә факторларга бәйле. Иң мөһиме - орлыкның сыйфатлы булуы. Һәр хуҗалыкта да чәчелә торган орлыкларның кимендә ун проценты элиталы булырга тиеш. Соңгы елларда һава шартлары үзгәрү сәбәпле, Россельхозцентр безнең төбәктә корылыкка каршы торучан солы (28 сорт) һәм сабан бодаеның (34 сорт) берничә сортын чәчүне тәкъдим итә. Безнең уртак бурыч - һәр гектардан күбрәк уңыш алу.

    - Габдерәшит Шәйхетдинович, әйтегез әле, язгы чәчү эшләре башланыр алдыннан орлыклар тәртиптә булсын өчен урыннарда нинди эшләр башкарырга?

    - Бүген, кояш көндезен дә җылы нурларын сипкәндә, иң мөһиме, склад биналарын ягып җылытырга кирәкми, амбарларга су эләкмәсен. Бу чорда белгечләр орлык фондын һәр көнне карап күзәтеп торырга тиешләр. Бөртекле культураларга җылы саф һава таләп ителә. Язгы кояштан уңай энергия алып, орлыкларның шытымлылыгы арта һәм алар туфрак куенына салынгач бик тиз үсеп чыгачак. Фитоэкспертиза нәитҗәләре буенча эшне тагын дәвам итәргә кирәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Россельхозцентрның район бүлеге белгечләре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә киңәшләр бирәчәкләр. Начар сыйфатлы орлыклар буенча - аларны сәламәтләндерү өчен биологик матдәләр, авыру орлыклар буенча кирәкле химик препаратлар сайлап алырга ярдәм итәчәкләр. Сезон башланганчы, әйбәт уңыш алу өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга. Россельхозцентр ишекләре авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм район гражданнары өчен дә һәрвакыт ачык. Безнең белгечләр үсемлекчелеккә кагылышлы барлык сораулар буенча да киңәшләрен бирәчәкләр. Алар сезгә нинди орлыклар чәчәргә һәм нинди ашламалар кулланырга икәнлеген аңлатачаклар.

    Фото www.agroru.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: