Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мул уңыш һәркем өчен куанычлы

    Районда эш сәфәре белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов булып итте. Ул агрофирма җитәкчеләре белән очрашты, җир тармагы эшенә бәйле мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты. Атап әйткәндә, Татарстанда агросәнәгать комплексының нәтиҗәле моделе республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү мөмкинлеге бирүенә аерым игътибар бирде. Республика илнең...

    Районда эш сәфәре белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов булып итте.

    Ул агрофирма җитәкчеләре белән очрашты, җир тармагы эшенә бәйле мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты. Атап әйткәндә, Татарстанда агросәнәгать комплексының нәтиҗәле моделе республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү мөмкинлеге бирүенә аерым игътибар бирде.
    Республика илнең алдынгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре исемлегенә даими керә бара. Һәр дүртенче татарстанлының тормышы авыл белән бәйле. Татарстан үзен югары сыйфатлы азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә. Республикада азык-төлек кәрзиненең минималь бәясе - Россиядә иң түбәне. АПКның динамик үсеше һәм югары җитештерү күләме - авылларга инвесторлар җәлеп итүгә, яңа технологияләр кертүгә, хуҗалык итүнең перспективалы алымнарын стимуллаштыруга һәм шулай ук социаль тармакка игътибар бирү һәм авыл территорияләрен комплекслы җәелдерүгә юнәлдерелгән дәүләт сәясәтенең уңайлы эш нәтиҗәсе.
    2015 ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгының тулаем продукциясен җитештерү 214 млрд. сум тәшкил итте. Бу күрсәткечләр буенча безнең республика Краснодар, Ростов һәм Белгород өлкәләреннән соң, РФдә 4 нче урынны алып тора. Терлекчелек продукциясе җитештерү буенча 109,0 млрд. сумлык күләм белән безнең республика Россия төбәкләре арасында Белгород өлкәсеннән соң икенче урында. Татарстан ил буенча иң күп эре мөгезле терлек асралган төбәк - 1 миллионнан артык (1033,7 мең баш).
    2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан - сөт җитештерүдә ил буенча 2 нче урында; бәрәңге җыеп алу буенча 2 нче урында; ит җитештерү буенча 4 нче урында.
    Илдус Габдрахманов бу уңышлар нигезендә аксубайлыларның да тырыш хезмәте ятуын билгеләп үтте.
    Район башлыгы Камил Гилманов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов озатуында ул районның иген кырларын карады, бөртеккә кукуруз чәчелгән, шикәр чөгендере, борчак, сабан бодае басуларында булды. Министр урынбасары урак барышы белән дә кызыксынды.
    - Аксубай районында уңышны җыеп алу лаеклы дәрәҗәдә оештырылган, - дип ассызыклады мөхтәрәм кунак. - Уңыш та мулдан.
    Бүгенге көндә район буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 32,7 центнер, ТР буенча әлеге күрсәткеч - бер әйләнештән 29,8 центнер.
    - Урып-җыю комплекслары тулы куәтенә эшли, аларны техник тәэмин итү дә оештырылган. Игенчеләр үстерелгән уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга исәп тотып хезмәт куялар, - дип билгеләп үте район башлыгы Камил Гилманов.
    Очрашуда күтәрелгән тагын бер мәсьәлә - дәүләт программалары.
    Татарстанда төрле эре дәүләт программалары тормышка ашырыла, шул исәптән АПКны техник яктан коралландыруга, сугару тармагын җәелдерүгә, фермаларны төзекләндерүгә һәм силос-сенаж базлары төзүгә юнәлдерелгәннәре дә.
    2010 елдан республикада гаилә фермалары төзелә башлады. Бүгенгесе көнгә аларның саны 1182гә якын, шул исәптән 505се технологияле. Тагын 141 ферма төзелеш стадиясендә. Гаилә фермалары карамагында 144 мең гектар җир, 3,5 меңгә якын кеше эш белән мәшгуль. Бу программага дистәләгән аксубайлы да кушылды.
    Авылларда хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәмгә килүче "Лизинг-грант" программасы да уңышлы гамәлгә ашырыла. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә аерым игътибар бирелә - аларның саны республика буенча 400 меңнән артык. Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турындагы республика кануны кабул ителгән. Ташламалы кредитлар бирү төп ярдәм булып тора, аны гомуми бәясе 36,8 млрд сум күләмендә (2006-2016 елларга) һәр дүртенче авыл гаиләсе алды. 2013 елдан Казанда Россиядә иң эресе булган Агросәнәгать паркы эшли. Монда фермерлар үзләренең хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне турыдан-туры сату мөмкинлеге алалар. Тиздән Питрәч муниципаль районында тагын бер күләмле "Агромир-Казан" логистик үзәк төзелеше башланачак.
    Очрашу соңында Илдус Габдрахманов ашлык җыеп алынган басуларга кагылышлы киңәшләрен бирде һәм район игенчеләренә уңышлар теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: