Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәкерле лейкоз авыруы турында

    Мал асраучылардан, сыерда лейкоз таптылар, иткә тапшырырга туры килде, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әлеге мәкерле чир нәрсәне үз эченә ала һәм хуҗалыкларга конкрет нинди куркыныч тудыра соң? Әлеге сорауларга җавап бирүне сорап без Аксубай ветеринария станциясенең мал табибе Рәис Хөснуллинга мөрәҗәгать иттек. - Сыерларда лейкоз авыруы - ул...

    Мал асраучылардан, сыерда лейкоз таптылар, иткә тапшырырга туры килде, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

    Әлеге мәкерле чир нәрсәне үз эченә ала һәм хуҗалыкларга конкрет нинди куркыныч тудыра соң? Әлеге сорауларга җавап бирүне сорап без Аксубай ветеринария станциясенең мал табибе Рәис Хөснуллинга мөрәҗәгать иттек.

    - Сыерларда лейкоз авыруы - ул яман шеш белән төгәлләнгән йогышлы хроник чир. Икенче төрле әйткәндә, мөгезле эре терлекләрдә РНК вируслары китереп чыгарган кан рагы. Әлеге вирус кандагы лейкоцитларны (ак кан тәнчекләре) зарарлау белән дә куркыныч, бу очракта алар күпләп үрчи. Һәм шул рәвешле организмның лейкоцитлар тәэсирендә эшләүче төп функциясе - иммун системасы бозыла. Хайван организмы йогышлы авыруларга тиз бирешүчәнгә әйләнә. Лейкоз вирусы күзәнәк эченә үтеп керә һәм тирән йогынты ясый. Әгәр ул терлек организмының эчке күзәнәгенә кереп урнаша икән, аны инде бернинди дару препараты белән дә чыгарып булмый. Лейкоз вирусы бозау организмына плацентар киртә аша үтеп керә - авыру сыердан чирле бозау туа.

    Еш очракта авыру сыерларны көтүдә йөрткәндә, ветеринария манипуляцияләрен (укол кадаганда, анализга кан алганда, борынга фиксация ясаганда) үтәгән вакытта йога. Канэчкеч бөҗәкләр аша, каплату чорында да авыру йоктыру очраклары билгеле.

    Кызганыч, әмма бүгенге көндә бу авыруга каршы куллану өчен бернинди дару да, вакцина да юк. Лейкозга каршы көрәш беренче чиратта терлектән тикшерү өчен кан алу һәм аны изоляцияләү белән чикләнә.

    - Рәис Сәлихович, әлеге авыруга бәйле Аксубай ветстанциясе нинди чаралар куллана?

    - Районның торак пунктларында ветеринарлар елына ике тапкыр (язын, көтүгә чыканчы һәм кышын араннарда асрау чоры алдыннан, сентябрь-октябрь айларында) һәр йортка кереп, сыерлардан кан алалар. Тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп, 2016 елның март-апрелендә Иске Ильдеряк, Емелькино, Яңа Аксубай авыл җирлекләрендә лейкозлы сыерлар ачыкланмаган. Башка авыл җирлекләре торак пунктларында моңа бәйле хәл бик үк уңайлы түгел.

    Мал асраучылар лейкозның дәвалап булмый торган авыру икәнен исләреннән чыгармасыннар иде. Әгәр сыерда лейкоз ачыклана икән, көтүгә кумагыз, изоляцияләгез. Мондый малның итен бары тик ветеринария-санитар экспертизадан соң гына ризык өчен кулланырга мөмкин. Сөтне, һичшиксез, кайнатырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: