Аксубаево
  • Рус Тат
  • Менделеевск – Аксубай: тәҗрибә уртаклашу һәм һәйкәл итәгенә чәчәкләр

    Бүген Менделеевсктан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре район җитәкчесе Радмир Беляев белән берлектә Аксубай районында фермерлык эшен алып бару буенча тәҗрибә уртаклашу сәфәрендә булдылар.

    – Минем өчен якын булган Аксубай районына килүемә шатмын, – диде Ратмир Беляев. – Бергә нәтиҗәле эшләрбез дип өметләнәм.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов озатуында делегация беренче булып Яңа Ибрайда Җәүдәт Сабиров крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Бу хуҗалык атлар үрчетү, халыктан һәм фермерлардан сөт сатып алу, аны эшкәртү, сыр, казылык эшләнмәләре, ит ярымфабрикатлары җитештерү белән шөгыльләнә. Кунаклар фермерның җитештерү мәйданчыгын кызыксынып карадылар, цехларда булдылар һәм хәтта татып карап, продукциягә бәя дә бирделәр. Фермер үз эше турында сөйләде, коллегаларының сорауларына җавап бирде.

    Ильяс Сөләймановның роботлаштырылган фермасында булу катнашучыларны чын-чынлап таң калдырды. Алар терлекчелек объектының аппаратлар бүлегенә керделәр, автоматлаштырылган савым барышын күзәттеләр: сыер мәйданчыкка керә, ә калган барлык эшләр белән компьютер идарә итә. Кунаклар ашату, бинаны җилләтү процессына да игътибар иттеләр. Менделеевсктан килүчеләрнең фермерга сораулары күп туды, ул әлеге объектны төзү буенча бөтен нечкәлекләр турында да аңлатты.

    Делегация Марат Сафин хуҗалыгын да зур кызыксыну белән карады. КФХның төп юнәлеше – сөт җитештерү. Монда шулай ук йөк атларын да үрчетәләр, агач эшкәртү буенча цех бар. Делегация вәкилләре савым сыерлары асралган, азыклар җитештерелгән корпусларны, биналарны карап чыктылар. Шулай ук җитештерү мәсьәләләре буенча коллегалар белән кызыклы әңгәмә үткәрелде.

    Терлек азыгы җитештерү темасы буенча фикер алышулар Ринат Саматовның фермер хуҗалыгында дәвам итте. Ул кош-корт һәм мөгезле эре терлекләр өчен тулы рационлы азык җитештерә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, район фермерларын үз продукциясе белән тәэмин итә. Кунаклар Саматов тәҗрибәсен, катнаш азык җитештерүдә технологик моментларны җентекләп өйрәнделәр.

    Делегация Аксубайда район башлыгы Камил Гилманов белән очрашты. Алга таба районга сәфәр мәдәни характер алды – Менделеевсктан килүчеләр туган як тарихын өйрәнү музеенда булдылар, район тарихы, аның күренекле шәхесләре белән таныштылар, алар арасында Рәис Беляев тә бар. Ул Менделеевск районы җитәкчесенең туганы. Район буенча сәфәрне төгәлләп, делегация Рәис Беляев һәйкәле итәгенә чәчәкләр салды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: