Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мал табибе – игелекле һөнәр

    Һәр кеше һөнәрне үзенчә сайлый: кемгәдер матди як мөһим, кемдер үзенә ошаганны сайлый, ә кемдер очраклы рәвештә генә укырга бара. Михаил Константиновка әбисе, хайваннар белән эш итәрсең, дип әйткән була. Яңа Тимошкино авылында яшәүче Константиновлар да, сала кешесенә хас булганча, йорт тутырып терлек асрыйлар. Михаил да кечкенәдән маллар карап үсә,...

    Һәр кеше һөнәрне үзенчә сайлый: кемгәдер матди як мөһим, кемдер үзенә ошаганны сайлый, ә кемдер очраклы рәвештә генә укырга бара.
    Михаил Константиновка әбисе, хайваннар белән эш итәрсең, дип әйткән була. Яңа Тимошкино авылында яшәүче Константиновлар да, сала кешесенә хас булганча, йорт тутырып терлек асрыйлар. Михаил да кечкенәдән маллар карап үсә, һәм бу аның бик яхшы килеп чыга.
    Урта мәктәпне тәмамлау белән ул Казан ветеринария академиясенә укырга керә. Югары уку йортында ветеринария фәне нигезләрен үзләштергәндә дә, дөрес һөнәр сайладыммы икән, дигән шикле уй аның күңеленнән чыкмый.
    - Укыган вакытта мин бу комплекста практика үттем, - дип сөйли Михаил Михайлович. - Белгечләр белән эшләп, һөнәргә өйрәндем, алган белемемне эштә ныгыттым. Һәм ветерания табибенең нинди җаваплы эш булуын аңладым.
    Практика анарга дөрес һөнәр сайлавына инанырга ярдәм итә. Терлекләрне дәвалау - яхшы, игелекле һөнәр. Ә укуын тәмамланганнан соң кичәге студентны сөт комплексына колач җәеп кабул итәләр. ТРның Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша аңа яшь агросәнәгать белгече буларак 100 мең акча бирәләр.
    Ул вакыттан алып 3 ел үткән. Хәзер инде Михаил Михайлович - үз эшендә алыштыргысыз хезмәткәр. Аның җитәкчелегендә комплексның ветеринария хезмәте уңышлы гына эшләп килә. Дәвалау, профилактика процедуралары үткәрелә. "Аксу Агро" сөт комплексында бозауларның сәламәт, савымның тотрыклы булуында (бу көннәрдә үткән ел дәрәҗәсенә карата 115 процент) ветеринария табибе Михаил Константиновның да өлеше зур.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: