Аксубаево
  • Рус Тат
  • Көзге көн – еллык байлык

    «Аксу Агро» ҖЧҖдә бөртекле культураларны җыеп алу төгәлләнә. Бу хуҗалыкта бөртеклеләр чәчелгән мәйдан иң зурысы - унбер мең гектардан артык. Әлеге участокларның үзәк базадан уннарча километр ераклыкта урнашуы өстәмә кыенлыклар тудырды. Менә шуның өчен дә урак өсте урып-җыю эшләрендә катнашучылар өчен җиңел булмады. Шулай да куелган бурыч үтәлде. Урак башыннан...

    «Аксу Агро» ҖЧҖдә бөртекле культураларны җыеп алу төгәлләнә.



    Бу хуҗалыкта бөртеклеләр чәчелгән мәйдан иң зурысы - унбер мең гектардан артык. Әлеге участокларның үзәк базадан уннарча километр ераклыкта урнашуы өстәмә кыенлыклар тудырды. Менә шуның өчен дә урак өсте урып-җыю эшләрендә катнашучылар өчен җиңел булмады.


    Шулай да куелган бурыч үтәлде. Урак башыннан кырда төрле маркадагы унөч комбайн эшләде. Кыр корабларына идарә итүчеләр- сыналган, тәҗрибәле игенчеләр. Без килгәндә урып-җыю комплексы «Нур» бүлекчәсенең сабан бодае участогында эшне соңгы гектарларда алып барды. Әлеге урыннан тирә-як уч төбендәге кебек ап-ачык күренә. Бер якта түбәнгә таба авыл урнашкан булса, икенче якта алтын иген кыры җәелгән. Ә бераз өстәрәк, тау башындарак төрле төсләр сарып алган көзге урман күзләрне иркәли. Әмма штурвал артындагыларның матурлыкка хозурланырга вакытлары юк, алар өчен һәр минут исәптә. Хәтта ашлык тулы бункерларын зур йөк машиналарына бушату өчен бер урынга җыелгач та алар тизрәк эшне дәвам итәргә ашыктылар.


    -Безнең барлык комбайнчылар да - чын урак батырлары, - дип горурланып сөйли «Аксу Агро» ҖЧҖ җитәкчесе Вәлиҗан Җәлалетдинов. - Алар җәй буе, югары эш темпын саклап, бар көчләрен куеп, намуслы эшләделәр.


    Вәлиҗан Миншакирович ашлык суктыру буенча соңгы күрсәткечләр белән таныштырды. Бүгенге көндә хуҗалыкта (шулай ук район буенча да) иң югары күрсәткеч Җәүдәт Сафиуллинныкы - 1860 тоннадан артык. Фәнил Минвәлиев һәм Рөстәм Зиннуров исә анардан беразга гына калышалар. Бу өч механизатор да Нью-Холланд комбайннарына идарә итәләр. Анатолий Ефремов һәм Сергей Блинов «Полесье» комбайннары бункерыннан мең ярымшар тоннадан артык ашлык биргәннәр.


    Владимир Маркин, Александр Пайдаркин, Петр Якимов, Михаил Зайцев урак башыннан алып югары күрсәткечләргә ирешәләр. Аларның һәркайсы меңәр тоннадан артык ашлык суктырган. Комбайнчылар Александр Чентаев, Михаил Еграшкин, Федор Овчинников, Нәфис Кәбировлар да мактау сүзләренә лаек. Зур йөк автомашиналарын йөртүчеләр һәм тракторчылар да ашлыкны ындыр табагына өзлексез ташуны тәэмин иттеләр. Экипаж әгъзаларының күбесенә һәр гектар, басудагы һәр сөзәклек яхшы таныш, шулай булмый ни, көзен һәм язын туфракны алар үзләре үк эшкәртәләр, чәчәләр, тәрбиялиләр. Һава торышының коры булуына карамастан, уңыш начар түгел - гектарыннан уртача 21 центнер. Ә уңдырышлырак участокларда бер әйләнештән 25әр центнер алганнар.


    Көз башы - җитештерү эшләрендә иң катлаулы чор. Хуҗалыкта бер үк вакытта шикәр чөгендерен җыеп алу, азык хәзерләү, туфракны көзге культуралар чәчүгә әзерләү алып барыла. Механизаторлар, җәйге көн генә түгел, көзге көннең дә ел туендыруын яхшы аңлап, югары нәтиҗәләргә ирешеп эшлиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: