Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кырга беренче булып чыктылар

    Игенчелек эшендә кешеләргә бәйле булмаган башка шартлар да була. Мөһим фактор - һава торышы. Техника арсеналын әзерләгән уракта катнашучыларга озакка сузылган яңгырлар аркасында бераз тоткарланырга туры килде. Әмма "Аксу Агро" агрофирмасы игенчеләре кояш күренүгә үк комбайннарны беренчеләрдән булып көзге арыш басуына алып чыктылар. Комбайнчылар Рөстәм Зиннуров, Фәнил Минвәлиев, Җәүдәт Сафиуллин,...

    Игенчелек эшендә кешеләргә бәйле булмаган башка шартлар да була.



    Мөһим фактор - һава торышы. Техника арсеналын әзерләгән уракта катнашучыларга озакка сузылган яңгырлар аркасында бераз тоткарланырга туры килде. Әмма "Аксу Агро" агрофирмасы игенчеләре кояш күренүгә үк комбайннарны беренчеләрдән булып көзге арыш басуына алып чыктылар. Комбайнчылар Рөстәм Зиннуров, Фәнил Минвәлиев, Җәүдәт Сафиуллин, Анатолий Ефремов ярдәмчеләре белән бергә "Нью-Холланд" комбайннарында быелгы уракны башлап җибәрделәр. Алар үз эшләрен яхшы белгән оста механизаторлар.


    Иске Кармәт янындагы кырда 80 гектардан артык мәйданда көзге арыш җәелеп ята. Шуның өчен Аксубай-Чистай автомобиль юлыннан узып йөрүчеләр районда кыр корабларының урып-җыю эшләренә ничек керешүләрен үз күзләре белән күрделәр. Кайберләре хәтта әлеге мизгелләрне кәрәзле телефоннарына да төшерделәр.


    Бүгенге көндә урып-җыюга ун комбайн җәлеп ителгән, агрегатлар көзге бодай, арпа чәчелгән басуларда эшлиләр. Хәл көннән-көн үзгәрә бара. Урак өсте колач җәя, ындыр табаклары беренче уңышны кабул итә.
    "Маккормик" тракторларында Василий Ендерюков һәм Юрий Молоткин, КамАЗ шоферлары Таһир Халитов һәм Владимир Волков ашлык ташу белән мәшгуль.

    "Аксу Агро" агрофирмасында бөртеклеләр чәчелгән мәйдан - районда иң зурысы. Бөртекле культуралар 11 мең гектардан артык мәйдан били. Сигез мең гектарга якын мәйданны көзге һәм сабан бодае алып тора, ә арпа ике мең ярым гектардан артык мәйданга чәчелгән.

    -Быелгы сезонда уңыш мул булыр дип көтәбез, - дип фикерләре белән уртаклашты агрофирма җитәкчесе Вәлиҗан Җәлалетдинов. - Бөртеклеләрдән яхшы уңыш алу өчен агрофирма игенчеләре күп көч куйдылар. Барлык агрочараларны да вакытында һәм сыйфатлы башкардылар. Беренче күрсәткечләр: көзге арыш уңышы гектарыннан - 25 центнер, арпа уңышы бер әйләнештән 24 центнер тәшкил итә. Алга таба нәтиҗәләр тагын да яхшырак булыр дип уйлыйм.
    Ә башаклардан арынган кырда шунда ук механизаторлар бригадасы эшли башлый. Ирек Мостафин, Рифкат Мотыйгуллин һәм Рәис Ильясовның бурычлары - кырларны алдагы агрочаралар өчен саламнан арындыру. Ашлыкны суктырганнан соң алар саламны төргәкләп, билгеләнгән урынга ташыйлар. Урып-җыю звенолары көннәрнең матур торуыннан максималь файдаланып, тырышып эшлиләр. Чөнки алда зур эш күләме көтә, ә вакыт чикле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: