Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кыр эшләрен – республика белән бергә

    Көйсез һава торышы республикада барган кыр эшләренә аяк чала. Шулай да игенчеләр күпьеллык үләннәр һәм көзге культуралар мәйданнарында тукландыру һәм тырмалауны алып бару өчен уңайлылык тудырган һәр сәгатьтән нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматларга караганда, 24 апрельгә 137,8 мең гектарда (28 процент) күпьеллык үләннәр чәчүлекләре...

    Көйсез һава торышы республикада барган кыр эшләренә аяк чала.

    Шулай да игенчеләр күпьеллык үләннәр һәм көзге культуралар мәйданнарында тукландыру һәм тырмалауны алып бару өчен уңайлылык тудырган һәр сәгатьтән нәтиҗәле файдаланырга тырышалар.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматларга караганда, 24 апрельгә 137,8 мең гектарда (28 процент) күпьеллык үләннәр чәчүлекләре тукландырылган (планда 500,8 мең гектар мәйданда тукландыру эшләре каралган); 177,1 мең гектарда көзге культуралар тукландырылган (ниятләнгәннең 31 процентын тәшкил итә); 48 мең гектарда (планга карата 11,1 процент) күпьеллыклар мәйданнарында тырмалау эшләре башкарылган.

    Чәчү эшләрен башкару өчен республика буенча 215 мең тоннадан артык көзге культуралар орлыгы таләп ителә. План буенча чәчү өчен билгеләнгән 89,8 мең тонна орлыклык материалның 42 проценты чәчү алды әзерлеге (инкрустацияләү) узган.

    Язгы яңгырлар безнең районда да кыр эшләре кампаниясенә үз төзәтмәләрен кертә. Игенчеләргә эшне техника белән кереп булырлык мәйданнарны сайлап кына башкарырга туры килә. Кыр эшләренең беренче атнасы район игенчеләренең республикадан калышмауларын күрсәтте. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәр мәйданнарының яртысында диярлек тукландыру үткәрелгән. Бу агрочара 4 мең гектардан артык көзге культуралар мәйданнарында да башкарылган (планлаштырылган мәйданның 30 процентында). Район басуларында әлеге культуралар участокларында тырмалау алып барыла.

    Район агрофирмаларында орлык материалын инкрустацияләү дәвам итә. Бүгенге көндә 2700 тонна орлыкка чәчү алды әзерлеге үткәрелгән, бу план күрсәткеченә карата 44 проценттан күбрәк тәшкил итә.

    Юрий Молоткин һәм Евгений Андреевның механизаторлык эшендә тәҗрибәләре аз түгел. Алар ел әйләнәсе эштә. Кышын - техника ремонтлау белән шөгыльләнәләр, язын - тырмалауда, чәчүдә, җәен - азык хәзерләүдә, көзен - сөрү эшләрендә.

    - Юрий Молоткин һәм Евгений Андреев тырыш, булдыклы хезмәтчәннәр, - дип мактап сөйли "Нур" бүлеге управляющие Рәсим Зарипов. - Нинди генә эш кушсаң да, беркайчан да сынатмыйлар.

    Бик тиздән алар агрегатларны шикәр чөгендерен чәчүгә алып чыгачак. Механизаторлар әлеге культураны игү белән беренче ел гына шөгыльләнмиләр һәм һәр елны мул уңыш алуга ирешәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: