Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кыр эшләре башланды

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча 17 апрельдән бүгенгесе көнгә кадәр республика буенча алты йөз мең гектарга якын мәйданда - көзге культураларга, биш йөз меңнән күбрәк мәйданда күпьеллык үләннәргә тукландыру үткәрелгән. Районда беренче булып кыр эшләренә "Аксу Агро" агрофирмасы кереште. Ындыр табагында эшнең кызу мәле - орлыкларны чәчүгә...

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча 17 апрельдән бүгенгесе көнгә кадәр республика буенча алты йөз мең гектарга якын мәйданда - көзге культураларга, биш йөз меңнән күбрәк мәйданда күпьеллык үләннәргә тукландыру үткәрелгән.

    Районда беренче булып кыр эшләренә "Аксу Агро" агрофирмасы кереште.

    Ындыр табагында эшнең кызу мәле - орлыкларны чәчүгә әзерләү югары темпларда алып барыла. Бүгенге көндә 700 тонна арпа, 100 тоннадан артык сабан бодае һәм 50 тонна солы агуланган. Зур йөк машиналары минераль ашламаларның соңгы тонналарын ындыр табагына бер-бер артлы ташып кына торалар. Шул ук вакытта кырга чыгару өчен ашлама төяү дә бара. Төягеч агрегатка идарә итүче Тәлгат Яруллин әлеге эшне белеп һәм җиңел башкара. Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру берүк вакытта агрофирманың берничә бүлегендә үткәрелә. Техник чараларның төп өлеше Иске һәм Яңа Ибрай авыллары арасындагы күпьеллык үлән участогына (100 гектардан артык) юнәлдерелгән. Бу басуның географик торышы кардан иртәрәк арынырга мөмкинлек бирә, шуңа бәйле игенчеләр кыр эшләрен нәкъ менә шул җирлектән башлыйлар да. Ирек Акмалов һәм Айдар Хәйбуллин "Туман М-1" һәм "Рубин" агрегатларында ашлама кертү белән мәшгуль. Механизаторлар Виктор Пайдаркин һәм Леонид Пименов тракторларда ындыр табагыннан кырга ашлама ташыйлар. Алардан соң, вакытның бер генә минутын да әрәм итмичә, Илназ Сафин эшкә керешә, ул төягеч белән агрегатлар сыешлыгын азот ашламасы белән тутыруда ярдәм итә. Игенчеләр бары тик төшке һәм кичке аш вакытында гына эштән туктап торалар. Вакытның ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнлеген яхшы аңлап, кызу темпларда һәм бердәм эшлиләр алар. Эш барышын хуҗалык белгечләре - баш агроном Иршат Хәнифов, "Нур" бүлеге агрономы Мәрьям Ярмөхәммәтова күзәтә.

    - Һава торышы әлегә тукландыруны тулы куәткә алып бару мөмкинлеге бирми, - диләр алар. - Җир дә тигез өлгерми. Шулай да әйләнешне көн саен арттыра барабыз.

    "Нива" бүлегенең күпьеллык үләннәр басуында да бер "Амазоний" сиптергеч- агрегат эшли. Биредә составында Владимир Зайцев, Марат Гайнетдинов, Валерий Сергеев булган механикалаштырылган звено тырышлык күрсәтә.

    Соңгы мәгълүматларга караганда "Аксу Агро" агрофирмасында күпьеллык үләннәрне тукландыру - 2000 гектардан артык, көзге культураларны тукландыру 500 гектардан күбрәк мәйданда үткәрелгән.

    - Техника кыр эшләренә ышанычлы әзерләнгән, оештыру эшләренең бөтенесе дә хәл ителгән, - дип билгеләп үтте "Аксу Агро" агрофирмасы директоры Солтан Шәйхуллин.

    Хәзер исә эш игенчеләрдән тора. Быел алар алдына зур бурычлар куелган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: