Аксубаево
  • Рус Тат
  • Куркыныч афәт

    Соңгы елларда дуңгызларның африка чумасының безнең төбәккә үтеп керү куркынычы кимеми. Ветеринария белгечләрен авыруның Татарстан Республикасы чикләрендә пәйда булуы борчуга сала. Ветериная хезмәте мәгълүматларына караганда, 2007 елдан 2016 елга кадәрге чорда Россия Федерациясенең 37 субъектында әлеге чирнең 824 очрагы теркәлгән. РФ Авыл хуҗалыгы Министрлыгы бәяләвенчә, дуңгызларның африка чумасыннан Россия авыл...

    Соңгы елларда дуңгызларның африка чумасының безнең төбәккә үтеп керү куркынычы кимеми.

    Ветеринария белгечләрен авыруның Татарстан Республикасы чикләрендә пәйда булуы борчуга сала. Ветериная хезмәте мәгълүматларына караганда, 2007 елдан 2016 елга кадәрге чорда Россия Федерациясенең 37 субъектында әлеге чирнең 824 очрагы теркәлгән. РФ Авыл хуҗалыгы Министрлыгы бәяләвенчә, дуңгызларның африка чумасыннан Россия авыл хуҗалыгына килгән зыян күләме 30 миллиард сумнан арта. Рәсми статистикага нигезләнеп 2015 елда Саратов өлкәсендә әлеге авыруның 11 очрагы ачыкланган. 2016 елда Пенза өлкәсендә 2 очрак теркәлгән.
    Дуңгызларның африка чумасы - үтә куркыныч, тиз таралучан йогышлы авыру. Вирус ел фасылына бәйсез рәвештә кыргый һәм йорт дуңгызларын зарарлый.
    Әлеге аерым куркынычлы булган авыруга киртә кую мәсьәләсе ветериная хезмәтенең игътибар үзәгендә тора. Чучкаларны әлеге авыруның классик һәм африка чумасына мониторинг тикшерүләр даими алып барыла. 2016 елда районның шәхси секторында 500 баш дуңгызга классик чумага каршы вакцинация ясалган. Бу көннәрдә Аксубай ветберләшмәсе җитәкчесе Сәмигулла Мостафин, Алексеевск дәүләт ветеринария инспекторлары Ләйсән Ишкнеева һәм Ольга Алексеева катнашында Иске Ильдеряк авыл җирлегендә халык җыены булып үтте. Белгечләр җирлек халкына авыруның нинди куркыныч тудыруын һәм ул авылга үтеп кергән очракта нинди аянычлы хәлләр китереп чыгаруы хакында сөйләделәр. Коточкыч чумадан саклану өчен дуңгызларны хуҗалык чикләреннән чыгармаска киңәш ителә. Проблема шунда: дуңгызларның африка чумасын йөртүчеләрне (кыргый кабан дуңгызлары) контрольдә тотып булмый. Чөнки алар төбәктән төбәккә күчеп йөриләр һәм урманнан ерак урнашмаган авылларга үтеп керергә дә мөмкин. Урамнарда, болыннарда һәм урманнарда ирекле утлап йөргән йорт чучкалары авыру кабан дуңгызларыннан бик тиз зарарлана һәм шул рәвешле авылдагы барлык дуңгызлар өчен инфекция чыганагына әверелә ала. Иске Ильдеряк авыл җирлеге халкы дуңгызларны торак пунктлар урамнарына чыгармаска ышандырды.
    Татарстан Республикасына дуңгызларның африка чумасын кертмәү максатларында, Татарстан Республикасы Баш ветеринария табибе карары белән 2016 елның 1 июненнән 1 августка кадәр дуңгызларның африка чумасын профилактикалау буенча ике айлык игълан ителде.
    Ике айлык кысаларында күпсанлы кискен чаралар үткәрү планлаштырылган. Шул исәптән шәхси секторда чучкаларны хуҗалык территориясендә генә тотуны контрольләү дә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: