Аксубаево
  • Рус Тат
  • Куллану өчен файдалы

    Районда малларны кышлату нәтиҗәләре буенча зональ семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә республиканың Кама аръягы зонасында урнашкан сигез районыннан агрофирмалар һәм авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, зооветәбелгечләр катнашты. Семинар-киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. Ул җыелучыларга терлекчелек эшләре, районның ничек яшәве турында бәян итте. Семинар-киңәшмәнең пленар өлешен ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

    Районда малларны кышлату нәтиҗәләре буенча зональ семинар-киңәшмә узды.

    Аның эшендә республиканың Кама аръягы зонасында урнашкан сигез районыннан агрофирмалар һәм авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, зооветәбелгечләр катнашты.

    Семинар-киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. Ул җыелучыларга терлекчелек эшләре, районның ничек яшәве турында бәян итте.

    Семинар-киңәшмәнең пленар өлешен ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды. Агымдагы елның беренче кварталында терлекчелек тармагындагы эш йомгаклары буенча үзенең чыгышында ул республикада сөт җитештерүдәге уңай динамиканы чагылдырды. Министр урынбасары бозаулар алу күрсәткечләренә җентекләп тукталды.

    - Көтүне яңарту - терлекчелекнең ышанычлы нигезе, чөнки ит һәм сөт җитештергәнче һәм сатканчы, барыннан да элек сәламәт бозаулар алырга кирәк, - дип ассызыклады Нәҗип Хәҗипов. Ул шулай ук терлекләрне кышын араннарда асраудан көтүдә асрауга күчерүнең, беренче чиратта җиһазларны җентекләп әзерләү һәм куллануга бәйле булуы турында да әйтеп узды. Министр урынбасары муниципаль районнарда сөт, ит җитештерү, бозаулар алу һәм аларның сакланышына бәйле күрсәткечләргә анализ ясады.

    - Семинар-киңәшмәнең икенче ел рәттән нәкъ менә Аксубай районында оештырылуы очраклы түгел, - дип билгеләп үтте ул. - Монда терлекчелек продукциясе җитештерүнең тотрыклы арта бару тенденциясе күзәтелә. Аксубайлылар үрнәге күрше районнар өчен файдалы булырга тиеш.

    Семинарда, республиканың терлекчелек тармагы алдында зур бурыч тора - тармак продуктлылыгын биш процентка арттыру, дип ассызыкланды.

    Продукция алуга берничә фактор йогынты ясады, шул исәптән ашату һәм тәрбияләүдә кулланылган заманча технологияләр дә. Сөтлебикәләрне тукландыруга үзенчәлекле якын килү, югары протеинлы катнашмалар әзерләү һәм куллану турында семинарда ТРның фән академиясе профессорлары да сөйләделәр. Шулай ук азыклар һәм терлекчелек тармагында мөһим булган җиһазлар белән тәэмин итүчеләр дә чыгыш ясадылар.

    Семинарның гамәли өлеше "Аксубай АФ"ның "Смена" бүлегендә үтте.

    "Смена" бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасында сыерлар исәбе 400дән артык. Һәр көнне 4 тоннадан күбрәк сөт савып алалар. Бу узган ел дәрәҗәсенә карата 106 процентны тәшкил итә.

    Агрофирманың генераль директоры Әхнәф Сөниев семинарга килүчеләрне авыл хуҗалыгы предприятиесенең эш тәртибе белән таныштырды. Терлекчелек белгечләре кардаларны, сөт ташлаган сыерлар, таналар, бозаулар асралган корпусларны карадылар. Бозаулату бүлегендә, бозауларны салкын алым белән асрау бинасында булдылар. Азык йорты исә семинарда катнашучыларның игътибарын җәлеп итте. Хуҗалык терлекчеләре маллар өчен югары протеинлы азык катнашмалары хәзерләп күрсәттеләр. Технология - куллану өчен файдалы, дигән нәтиҗәгә килделәр белгечләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: