Аксубаево
  • Рус Тат
  • Күтәренке кәеф белән эшлиләр

    Игеннәрне урып-җыйган чорда ындыр табагында да эш кырдагы кебек үк тыгыз. "Аксу Агро" агрофирмасы "Нур" бүлегенең иркен, ачык ындыр табагында да шундый ук күренеш. Бердәм коллектив биредәге һәр эшне белеп һәм оста башкара. Ашлыкны кабул итү, эшкәртү ике сменада оештырылган. Якын-тирәдәге басулардан ашлык кайтарылган эшнең иң кызу чагында, әлеге объектта...

    Игеннәрне урып-җыйган чорда ындыр табагында да эш кырдагы кебек үк тыгыз.

    "Аксу Агро" агрофирмасы "Нур" бүлегенең иркен, ачык ындыр табагында да шундый ук күренеш. Бердәм коллектив биредәге һәр эшне белеп һәм оста башкара. Ашлыкны кабул итү, эшкәртү ике сменада оештырылган. Якын-тирәдәге басулардан ашлык кайтарылган эшнең иң кызу чагында, әлеге объектта эшләүчеләр аерым югары темп белән хезмәт куйдылар. Ашлык төялгән зур йөк автомашиналары бер-бер артлы килеп торды. Алар артыннан бетон мәйданнарда бөек иген "таулары" хасил булды. Машинистлар Шамил Гилманов һәм Рамил Билаловка эш җитәрлек иде. Аларга составында Гүзәл Сөнгатуллина, Рәзинә Идрисова, Фәридә Минсәгыйрова, Фәридә Хәйруллина, Рузия Гарифуллина һәм аларның кулдашлары Гөлшат Ногманова, Роза Ильязова, Флюра Хамәтшина, Гөлия Гелметдинова, Рәсимә Вәлиуллина булган хатын-кызлар бригадасы ярдәмгә килде. Комбайнчылар хәзер бүлекнең башка участокларында хезмәт куйганга, монда эш торышы бераз тынычрак. Әмма хатын-кызларга бүген дә эш җитәрлек. Бөртек чистарту машинасы кабынгач, алар кулларындагы киң көрәкләрне бик җитез хәрәкәтләндерәләр. Объектта эшләүче КамАЗ йөртүчеләре Алексей Плотников һәм Михаил Зубарев үз эшләренә җитди карыйлар.

    Соңгы эш итеп кыр продукциясе зур стационар чистарту агрегатына күчерелә. Аңа Андрей Краснов идарә итә. Югарыда исемнәре телгә алынган машинист-коллегалары аңа әлеге операцияне башкаруда булышалар. Ындыр табагындагы барлык техник эшне алып бару - әлеге өч ир-егет кулында. Машиналарны да алар ремонтлаган, урак башланганчы эшләтеп тә караганнар, хәзерге кызу эш чорында да ашлык чистарту машиналары торышын кискен күзәтеп торалар.

    - Коллективның кәефе күтәренке, позитив, - дип сөйли ындыр табагы мөдире Галимҗан Сәрвәртдинов. - Кешеләр үзләренең төп бурычлары - басудан кайтарылган ашлыкны үз вакытында эшкәртү һәм орлыкка салуга аңлап якын киләләр. Һәр көнне йөз тоннага якын ашлык алар кулы аша уза.

    Бүгенге көндә Иске Ибрай ындыр табагында 250 тонна борчак, 100 тоннадан артык арпа саклауга салынган, 500 тоннадан артык көзге иген орлыгы хәзерләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: