Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кош гриппы. Афәт саклана

    Чынлап та безнең кошларга әлеге грипп йогу куркынычы бармы? Бу нинди чир? Болар хакында Дәүләт ветеринария инспекциясе территориаль бүлегенең Дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеева белән әңгәмә корабыз. - Авыруны нинди билгеләр буенча танып була? - Ул тышкы билгеләрсез узарга һәм кошларның үлеменә китерергә мөмкин. Авыру кошлар, ашкайнату, сулыш органнары зарарланып,...

    Чынлап та безнең кошларга әлеге грипп йогу куркынычы бармы? Бу нинди чир? Болар хакында Дәүләт ветеринария инспекциясе территориаль бүлегенең Дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеева белән әңгәмә корабыз.

    - Авыруны нинди билгеләр буенча танып була?

    - Ул тышкы билгеләрсез узарга һәм кошларның үлеменә китерергә мөмкин. Авыру кошлар, ашкайнату, сулыш органнары зарарланып, үлә. Күчмә кошлар вирусның табигый резервуары булып тора. Кыргый кошлар, йортныкына караганда, әлеге вируска чыдамрак. Инфекция, кош тизәге аша чыгып, һава-тамчы юлы аша йога. Инкубация чоры 20-30 сәгатьтән алып, ике тәүлеккә кадәр дәвам итә. Авыру кош йомырка сирәк сала, ашамый, сусый. Аның йон-каурыйлары тузгый, кикрикләренең төсе үзгәрә, борын тишекләре томалана, сулавы ешая, тән температурасы 43-44 градус була. Моның куркынычы шунда - авыру бик тиз тарала.

    - Кошларны ничек сакларга?

    - Йорт кошлары авырган очракта, беренче чиратта авыру билгеләре күзәтелгән кошларны аралап, шәһәр яки районның Дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә. Ветеринария-санитар саклану чаралары системасы каралмаган гражданнарның шәхси йортларында һәм башка махсуслашкан хуҗалыкларда кошларны саклауга юнәлдерелгән чараларны күрергә. Кошларны ветеринария документларыннан башка, шул исәптән санкцияләнмәгән базарларда сатып алмагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: