Аксубаево
  • Рус Тат
  • Комбайнга – ике янгын сүндергеч

    Дәүләт янгын күзәтчелеге янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәмәгән очракта урып-җыю эшләренең чыннан да бик кайнар булырга мөмкинлеге турында искәртә. Бу турыда ашлык җыюда катнашучы барлык кешеләр дә истә тотарга тиеш, аеруча да районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре. - Кырларда һәм амбарларда янгын иминлеге буенча катгый күзәтү барырга тиеш һәм кисәтү чараларын...

    Дәүләт янгын күзәтчелеге янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәмәгән очракта урып-җыю эшләренең чыннан да бик кайнар булырга мөмкинлеге турында искәртә.


    Бу турыда ашлык җыюда катнашучы барлык кешеләр дә истә тотарга тиеш, аеруча да районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре.
    - Кырларда һәм амбарларда янгын иминлеге буенча катгый күзәтү барырга тиеш һәм кисәтү чараларын төгәл үтәргә кирәк, - диде Аксубай һәм Нурлат районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлек җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гафиятов. -Игеннәрне янгыннардан саклау өчен өч метр киңлектә минеральләшкән полосаларны яңартырга кирәк. Белгечләр кырларда калган сабакларны, башакларны яндырмаска киңәш итәләр һәм янгынга каршы өстәмә инструкция үтәргә кирәклегенә басым ясыйлар. Урып-җыю эшләренә җәлеп ителгән барлык техника янгын сүндерү буенча беренчел таләпләргә нигезләнеп җиһазланган булырга тиеш. Моннан тыш, комбайн һәм тракторлар ике янгын сүндергеч белән тәэмин ителергә тиеш. Гражданнар һәм башка район җитәкчеләренә үз территорияләрендә чүп-чар, коелган яфраклар яндырмаска, учак якмаска киңәш ителә. Янгын иминлеге таләпләренә буйсынмаган кешеләрне административ җаваплылыкка тарту каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: