Аксубаево
  • Рус Тат
  • Көн таләбе – югары сортлы сөт

    "Аксубай" агрофирмасының "Такталы" бүлеге базасында район җитәкчеләре һәм зооветбелгечләрнең семинар-киңәшмәсе үтте. Көн тәртибенең төп мәсьәләләре: терлекләрне кышлату, сөтчелек көтүенең продуктлылыгын арттыру, терлекчелек продукциясе сыйфатын күтәрү. Продуктлылык күптөрле факторларга бәйле. Дөрес тәрбияләү һәм ашатуга гына да түгел, хезмәтне оештыру, дисциплина, коллективның үзләре алдында торган терлекчелек бурычларын аңлауларына да. Такталы товарлыклы-сөтчелек фермасында...

    "Аксубай" агрофирмасының "Такталы" бүлеге базасында район җитәкчеләре һәм зооветбелгечләрнең семинар-киңәшмәсе үтте.

    Көн тәртибенең төп мәсьәләләре: терлекләрне кышлату, сөтчелек көтүенең продуктлылыгын арттыру, терлекчелек продукциясе сыйфатын күтәрү.

    Продуктлылык күптөрле факторларга бәйле. Дөрес тәрбияләү һәм ашатуга гына да түгел, хезмәтне оештыру, дисциплина, коллективның үзләре алдында торган терлекчелек бурычларын аңлауларына да. Такталы товарлыклы-сөтчелек фермасында боларның барысы да күзәтелә. Ул - агрофирмада иң нәтиҗәлесе. Монда 600гә якын савым сыеры асрала. Андрей Андреев җитәкләгән ферма коллективы тотрыклы, бердәм, үзләренә йөкләнгән барлык бурычларны да үтәргә әзер.

    Соңгы вакытта позитив үзгәрешләр күп булды. Шул исәптән терлекчеләрнең хезмәтен оештыруга бәйле дә. Быелгысы җәйдә нәтиҗәсе зур булган, югары протеинлы азыклар хәзерләү һәм аларны куллануның яңа технологияләре кертелде. (Такталы товарлыклы-сөтчелек фермасы тарафыннан сөт җитештерү буенча алдынгы технологияләрне кертү тәҗрибәсе узган елда терлекчелек белгечләренең республика семинарында тәкъдим ителде).

    Коллектив терлекләрне кышын араннарда асрауга нигезле хәзерләнде. Кышкыга сыйфатлы азык запасы тупланган. Шул исәптән югары энергияле азык сыйфатында куллану өчен 1000 тонна кукуруз бөртеге салынган.

    Агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев белгечләрне корпуслар буйлап йөртеп, хуҗалык вәкилләрен такталылар тәҗрибәсе белән таныштырды. Гамәлдә куллану өчен күптөрле уңай нәтиҗәле мисаллар тәкъдим ителде. Хезмәттәшләр барлык параметрлар буенча сөтнең сыйфаты тикшерелгән, аңа анализ ясалган лабораториягә аерым игътибар бирделәр. Лаборатория тикшеренүләренә нигезләнеп, ферма җитештерелгән барлык сөтне бары тик югары сорттан гына сата. Районнан килгән вәкилләргә тәкъдим ителгән барлык яңалык,тәҗрибә дә һәр терлекчелек объектында куллануга лаек.

    Тукай бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасында һәр көнне, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ярты тоннадан артык сөт савып алына (2015 ел дәрәҗәсенә карата 117 процент). Бер сыердан савып алынган уртача тәүлеклек савым - 14,3 килограмм.

    - Бөтен эш, хезмәткәрләрнең көче соңгы нәтиҗәгә юнәлдерелгән булырга тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Сөт - ул товар, аның өчен акча түлиләр. Табыш суммасы да продукциянең сыйфатына бәйле.

    - Бүген сөт җитештерүчеләргә нәкъ менә продукция сыйфатына бәйле зур таләпләр куела, - дип ассызыклады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигмәтуллин. - Безнең терлекчеләр өчен иң мөһиме - югары сыйфатлы сөт алуга ирешү. Май заводы бары тик кондицияле чимал белән генә эшли.

    Районның баш ветеринария табибе Сәмигулла Мостафин терлекләр авыруларын профилактикалау, көтүлекне яңарту мәсьәләләренә тукталды. Тәҗрибә кабатлану белән кыйммәт. Моңа охшаш семинар-киңәшмәләрне даими үткәрергә һәм барлык агрофирмаларның товарлыклы-сөтчелек фермаларын колачларга дигән карар кабул ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: