Аксубаево
  • Рус Тат
  • Көн мәшәкате – алда торган чәчү

    "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлеге базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләрен күтәргән семинар-киңәшмә үтте. Аның эшендә район агрофирмалары җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты. Иске Савруш аылындагы машина-трактор паркы территориясендә семинарда катнашучыларны кыр эшләренә чыгарга әзер булган техника, авыл хуҗалыгы машиналарының тигез сафы каршы алды. КӨН ТӘРТИБЕНДӘ - ТЕХНИКАЛАР ӘЗЕРЛЕГЕ - Язгы...

    "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлеге базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләрен күтәргән семинар-киңәшмә үтте.

    Аның эшендә район агрофирмалары җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты. Иске Савруш аылындагы машина-трактор паркы территориясендә семинарда катнашучыларны кыр эшләренә чыгарга әзер булган техника, авыл хуҗалыгы машиналарының тигез сафы каршы алды.

    КӨН ТӘРТИБЕНДӘ - ТЕХНИКАЛАР ӘЗЕРЛЕГЕ

    - Язгы кампания башлануга бик аз вакыт калып бара, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов. - Хәзер исә барлык юнәлешләр: техниканы әзерләү, ашлама, орлык белән тәэмин итү буенча эш графигын төгәл үтәү иң мөһиме.

    "Мәйдан хуҗасы" - "Луч" бүлегенең коллегалары белән уртаклашыр эше бар. Монда язгы чәчүгә җаваплы якын килеп һәм оешкан төстә хәзерләнәләр.

    - Без слесарьләрне ремонт өчен кирәкле запас частьләр белән вакытында тәэмин иттек, - дип уртаклашты агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Шуңа ремонт вакытында аерым проблемалар килеп тумады.

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләр техниканы карадылар. Бүгенге көндә үзебездә җитештерелгән барлык агрегатлар да ышанычлы ремонтланган, үз сәгатьләрен көтеп әзерлек линейкасында басып торалар. Тракторларны төзекләндерү төгәлләнеп килә. Дәүләт техник күзәтчелегенең ТР Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов кыр эшләренә җәлеп ителәчәк тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлегенә кагылышлы үз күрсәтмәләрен кертте.

    ОРЛЫКЛАРГА - АЕРЫМ ИГЪТИБАР

    Семинар авыл хуҗалыгы предприятиесенең орлык складында дәвам итте. Россельхозцентр бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов катнашучыларга авыруга бирешкән һәм сәламәт, сыйфатлы бөртекле культуралар орлыкларының шытып чыгу үрнәкләрен тәкъдим итте. фитоэкспертиза мәгълүматлары буенча орлыкларның авыру йоктыруыннан чыгып, аларны агулауга кагылышлы киңәшләр бирде. Чәчүгә кадәр вакыт барлыгыннан файдаланып, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә барлык орлыклык материалына да фитоэкспертиза үткәрү кирәклегенә тукталды. Районның барлык орлык складларына да кагылышлы мәсьәләләргә тукталды. Шул исәптән, чәчү алдыннан орлыкларны эшкәртү өчен агулау машиналарының әзерлегенә дә. Районнан җыелган белгечләрне кабул иткән бүлекнең ындыр табагында бар да тәртиптә, техника сафта һәм агулау процедурасына керешергә әзер.

    Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов семинарда катнашучыларны ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышы йомгаклары буенча республика җитәкчелеге йөкләмәләре исемлеге белән таныштырды.

    ДЫМНЫ САКЛАП КАЛАСЫ ИДЕ

    - Метеорологлар биргән мәгълүматлардан чыгып караганда, быелгысы кышта кар узган ел дәрәҗәсеннән 30 процентка күбрәк яуган, - дип билгеләп үтте районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе. Үсемлекчелек тармагы соңгы елларда күзәтелгән корылыктан шактый зыян күрде. Көннең мөһим мәсьәләсе - орлыкларның яхшы шытымы өчен туфракта дымны саклау. Кырларда дым саклау культураларның уңдырышында чагылыш табачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: