Аксубаево
  • Рус Тат
  • Киләсе уңыш өчен

    Бу чорда игенчеләрнең иң мөһим бурычлары - чәчүлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 24 мең гектардан артык мәйданда гербицидлы һәм интексицидлы эшкәртү үткәрелгән. Бу планда каралган мәйданнарның яртысыннан күбрәген тәшкил итә. Шул исәптән 19,5 мең гектардан күбрәк мәйдан -...

    Бу чорда игенчеләрнең иң мөһим бурычлары - чәчүлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау.

    Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 24 мең гектардан артык мәйданда гербицидлы һәм интексицидлы эшкәртү үткәрелгән. Бу планда каралган мәйданнарның яртысыннан күбрәген тәшкил итә. Шул исәптән 19,5 мең гектардан күбрәк мәйдан - чүп үләннәргә каршы, 5 мең гектардан артыгы корткычларга каршы эшкәртелгән. Бу агрочаралар "Аксубай" АФда югары темплар белән алып барыла: хәзерге вакытка 9,5 мең гектардан күбрәк мәйданда (план буенча 12 мең гектар) химик эшкәртү үткәрелгән. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе басуларында авыруларга каршы эшкәртү төгәлләнгән, планда каралган мәйданнарның 72 процентында гербицидлы эшкәртү үткәрелгән. "Аксу Агро", "Актай", "Сөлчә" агрофирмаларында үсемлекләрне химик эшкәртү буенча агрочаралар яхшы темпта бара. Бу эшләр белән беррәттән район кырларында бөртекле культуралар чәчүлекләрен тамырдан тукландыру эшләре дә башкарыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: