Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кечкенә хуҗалыкның зур мәшәкатьләре

    Яңа Чуаш Адәмсуында Чукинның фермерлык хуҗалыгы пәйда булган моменттан алып, ун елдан артык вакыт үткән. Алексей Чукин - "Колос" ҖХҖ җитәкчесе, кечкенә күләмдә булса да ул тулы кыйммәтле авыл хуҗалыгы производствосы алып бара. Бүлеп бирелгән 1200 гектарның 300 гә якынын - күпьеллык үләннәр, 250 сен - сабан бодае, 150 сен...

    Яңа Чуаш Адәмсуында Чукинның фермерлык хуҗалыгы пәйда булган моменттан алып, ун елдан артык вакыт үткән.

    Алексей Чукин - "Колос" ҖХҖ җитәкчесе, кечкенә күләмдә булса да ул тулы кыйммәтле авыл хуҗалыгы производствосы алып бара.

    Бүлеп бирелгән 1200 гектарның 300 гә якынын - күпьеллык үләннәр, 250 сен - сабан бодае, 150 сен кукуруз, берьеллык үләннәр били. Чәчү эшләрен дә кыска срокларда тәмамлаганнар. Барлык чәчү эшләрен тракторчылар Александр Романов, Геннадий Расщукин һәм фермер хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Чукин, чәчүчеләр Николай Герасимов, Николай Тимофеев һәм Владимир Иванов белән башкарганнар.

    Агрочаралар бүгенге көндә дә дәвам итә. Механизаторлар корткычларга һәм авыруларга каршы агулау, туфрак эшкәртү эшләрен башкаралар.

    - Авылда буш вакыт юк, - ди Алексей Николаевич. - Алда да эш күп. Шул көннәрдә азык хәзерләү башланачак. Бу бик җаваплы чор. Хуҗалык табыш китерсен - сөт күп булсын, басу-кырларда ашлык уңсын өчен күп тырышлык куярга кирәк.

    Яңа Чуаш Адәмсуындагы зур булмаган фермада савым сыерлары асрала. Һәр көнне монда җиде центнерга якын сөт савып алына. Өстәвенә күрсәткечләр көннән-көн арта.

    Ә авылдашлар өчен бу авыл хуҗалыгы предприятиесенең эшләп килүе файдага гына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: