Аксубаево
  • Рус Тат
  • Казанлыларга – Аксубай сые

    Башкалада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган шимбәдә аксубайлылар кабаттан мәркәзебез халкына үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр. Ә бәяләр күпкә арзан. Мисалга, бәрәңгенең килограммы - 10, бер литр сөт 28 сумнан. Ярминкә сәүдәсендә районның барлык агрофирмалары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты. 39 сәүдә ноктасы төрле төр товар тәкъдим итте....

    Башкалада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.

    Узган шимбәдә аксубайлылар кабаттан мәркәзебез халкына үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр. Ә бәяләр күпкә арзан. Мисалга, бәрәңгенең килограммы - 10, бер литр сөт 28 сумнан. Ярминкә сәүдәсендә районның барлык агрофирмалары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты. 39 сәүдә ноктасы төрле төр товар тәкъдим итте. Кыр һәм бакчада үстерелгән яшелчәләрдән алып, ит, сөт, кондитер әйберләренә кадәр. Казанлылар аеруча да сөтне теләп алдылар. Әлеге продуктны сатып алу өчен базарга зур савытлар алып килгәннәр. Кыска вакыт эчендә флягалар бушап та калды. Крестьян бакчасында үстерелгән яшелчәләрнең файдасын да яхшы белә кала халкы. Көзге бакча патшабикәсе - кабак та казанлыларда популярлык казанды. Авыл җирлеге вәкилләре аның нинди генә төрен, сортларын алып килмәгәннәр.

    Аксубайлылар ярминкәдән 2,2 миллион сумлык табыш белән кайттылар.

    Өйдә язылган атланмайга да мөкиббән Казан халкы. "Актай" агрофирмасы алып килгән камыр ризыкларын да халык яратып сатып алды. Район эшмәкәрләре ит белән актив сәүдә иттеләр. Безнең районның сәүдә рәтләрен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге карап чыгып, сәүдәне яхшы оештырганнары өчен югары бәя бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: