Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Кайнар унлык“ рекорды – 330 тонна

    "Сөт иле Аксу" агрофирмасының "Октябрь" бүлегендә сөрү җирләре 650 гектарга якын тәшкил итә. Шул исәптән көзге арыш - 200 гектар, көзге бодай - 260, борчак - 138, солы 50 гектар. Трудолюбово янындагы кырга без килгәндә, монда 15 берәмлек техника эшли иде. Күз алдына китерегез әле, бер рәттә куәтле чын сахра...

    "Сөт иле Аксу" агрофирмасының "Октябрь" бүлегендә сөрү җирләре 650 гектарга якын тәшкил итә.



    Шул исәптән көзге арыш - 200 гектар, көзге бодай - 260, борчак - 138, солы 50 гектар.


    Трудолюбово янындагы кырга без килгәндә, монда 15 берәмлек техника эшли иде. Күз алдына китерегез әле, бер рәттә куәтле чын сахра кораблары - алты "Акрос", дүрт "Нью-Холланд" бара. Шуңа да комбайнчы һөнәре ир-атларга гына хас, чөнки авыр һәм җаваплы.


    Комбайнчыларның әлеге "кайнар унлы"гы көненә берничә кырда эшли.


    Алмаз Мингалимов көненә 30 тоннадан артык бөртек суктыра, Инсаф Мингалимов та аңардан калышмаска тырыша. Урып-җыю эшләре башланганнан алып, Флорит Мингалимов, Николай Крайнов, Сергей Николаев, Рафаэль Фатушев, Владимир Петров, Юрий Проглядо өчәр йөз тоннадан артык ашлык суктырганнар. Рөстәм Хәйбуллин һәм Рәшит Сибгатуллин да аларның табаннарына басып баралар.


    КамАЗлар килеп кенә өлгерсен! Дүрт машина яңа уңышны элеваторга ташый. Игенчеләр эшне җитез алып баралар - һава торышы яхшы булганда эшләп калырга кирәк.


    -Җәй башындагы эсселек уңышка тәэсир итте, - дип сөйли "Октябрь" бүлегенең башкарма директоры Рәдиф Канәфин. - Гектарыннан 13-15 шәр центнер бөртек чыга. Хәзер, көннәр аяз торганда, үстергән уңышны җыеп алу мөһим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: