Аксубаево
  • Рус Тат
  • Исәпкә алу төгәлләнде

    Аксубай районы авыл хуҗалыгында исәпкә алу 9 августка тәмамланды. Исәпкә алу кампанияләре эше төгәл оештырылган һәм җайга салынган булу сәбәпле, район бу мөһим бурычны республикада беренчеләрдән булып төгәлләде. Статистиканың Аксубай бүлеге мәгълүматларына караганда, планлаштырылган 8853 объект урынына 8918 объект исәпкә алынган. Иске Тимошкино авыл җирлегенә кергән Ерепкино авылында алып барылган...

    Аксубай районы авыл хуҗалыгында исәпкә алу 9 августка тәмамланды.

    Исәпкә алу кампанияләре эше төгәл оештырылган һәм җайга салынган булу сәбәпле, район бу мөһим бурычны республикада беренчеләрдән булып төгәлләде.
    Статистиканың Аксубай бүлеге мәгълүматларына караганда, планлаштырылган 8853 объект урынына 8918 объект исәпкә алынган.
    Иске Тимошкино авыл җирлегенә кергән Ерепкино авылында алып барылган сораштыруларда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповның катнашуы - исәпкә алу кампаниясенең иң якты мизгелләреннән берсе булды. Ул районда исәпкә алу кампаниясе барышына уңай бәя бирде, респондентлар белән ихластан аралашты.
    Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу 2016 үткәрелгән 40 көндә Татарстанда исәпкә алынырга тиешле барлык авыл хуҗалыгы оешмаларының 90 проценты саналган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: