Аксубаево
  • Рус Тат
  • Исәпкә алу кампаниясе башланды

    2016 елның 1 июленнән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу уза. - Авыл хуҗалыгында исәпкә алу турында респондентлар анык нәрсә белергә тиеш соң? - Канунга нигезләнеп, исәпкә алу битләрендәге авыл хуҗалыгын исәпкә алу объектлары турындагы мәгълүматлар сер булып саклана, - дип аңлатты Аксубай статистика бүлегенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия...

    2016 елның 1 июленнән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу уза.

    - Авыл хуҗалыгында исәпкә алу турында респондентлар анык нәрсә белергә тиеш соң?

    - Канунга нигезләнеп, исәпкә алу битләрендәге авыл хуҗалыгын исәпкә алу объектлары турындагы мәгълүматлар сер булып саклана, - дип аңлатты Аксубай статистика бүлегенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова. - Аларны таратырга ярамый. Бу мәгълүматлар үткәрелгән исәпкә алу нәтиҗәләре буенча җыелма мәгълүмат алу өчен файдаланылачак.


    Аксубай районы территориясендә авыл хуҗалыгында испкә алуда 22 санаучы һәм 3 инструктор эшләячәк. Алар укулар үттеләр, мәгълүматларны туплау һәм эшкәртүгә әзер, кирәкле барлык материаллар, атрибутлар, униформа белән тәэмин ителгән.


    - Башлангыч этапта гражданнар исәпкә алучылар белән очрашуга ничек әзерләнергә тиеш?

    - Исәпкә алу кампаниясе вакытында санаучы биргән, исәпкә алу битендәге катлаулы булмаган сорауларга җавап бирү таләп ителә. Шуның белән бергә аларның кайберләренә алдан ук әзерләнергә кирәк. Атап әйткәндә, җир участокларының гомуми күләмен; күпьеллык үсемлекләр төрләрен, шулай ук терлекләр, кош-корт, йорт куяннары, кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләр баш санын, бал кортлары оялары исәбен белергә. Болар исәпкә алучылар хезмәтен күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтә. Шунысын гына телисе кала, гражданнар үзләренең йортларына килгән санаучыларга карата мәрхәмәтле булсыннар, исәпләү процедурасына җаваплы карасыннар иде.

    Исәпкә алу барышында гражданнарда әлеге кампаниягә кагылышлы төрле сораулар туарга мөмкин. Шуңа бәйле "кайнар линия" эшләячәк.

    Аксубай районы буенча телефон номерлары: 8-9869005977; 8-9869005978.

    Статистика бүлеге: 2-73-67.

    Татарстан статистика идарәсе: 8 (843) 292-86-02.

    8-800-707-2016 бердәм федераль телефон номерын да җыярга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: