Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җир – табыш чыганагы

    Районда иң эре агрохолдинг «ВАМИН-Аксу»-ның производство-икътисадый күрсәткечләре аның динамик үсешен ачык күрсәтә. Агрофирмада 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә акчалата табыш бер елда 20 процентка арткан. Җир, әлбәттә инде, төп байлык һәм ул табыш китерергә тиеш. Җирле чәчү мәйданнары бары тик корылык алып килгән 2010 елда гына сынаттылар. Әмма предприятиенең тәҗрибәле...

    Районда иң эре агрохолдинг «ВАМИН-Аксу»-ның производство-икътисадый күрсәткечләре аның динамик үсешен ачык күрсәтә.


    Агрофирмада 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә акчалата табыш бер елда 20 процентка арткан. Җир, әлбәттә инде, төп байлык һәм ул табыш китерергә тиеш. Җирле чәчү мәйданнары бары тик корылык алып килгән 2010 елда гына сынаттылар. Әмма предприятиенең тәҗрибәле игенчеләре басулар уңдырышын кабат торгыздылар. Үткән көз механизаторлар ике елга җитәрлек азык кына әзерләделәр. Шуның өстенә яшел массаны салуда аның нәтиҗәле алымын кулландылар, аларны кырлар читенә урнаштырдылар. Монда бөтен җирдә тыгызлап тутырылган яшел масса курганнары калкып чыкты. Курганнарга салынган мондый азык яхшы саклана. Бүген агрофирма терлекчеләре аның сыйфаты белән мактана алалар. Вамин сөтлебикәләренең һәркайсы бүген юкка гына узган елның шул чоры белән чагыштырганда 300 килограммнан артык сөт бирми. Әлеге продукцияне сату да 37 процентка арткан, димәк, табыш та арткан.
    Агрофирманың уңышлары анда эшләүчеләргә бәйле. Аларның күпчелеге авыл хуҗалыгы производствосында зур тәҗрибәгә ия. Мисалга, агрофирманың тәҗрибәле тракторчысы Альфред Мингалимов язгы чәчү вакытында гына да үз агрегатында 1300 дән артык эталон гектар җир эшкәрткән. Бу барысының да хәленнән килми әле.
    Шундый хезмәткәрләр тырышлыгы белән агрофирмада чәчү эшләрен май азагына кадәр төгәлләделәр. Ә бу күп тә түгел, аз да түгел 22 мең гектар чәчү мәйданы. Заманча чәчү комплексларыннан башка чәчүне кыска срокларда башкару мөмкин дә түгел. Ваминлылар кырында андый алты чәчү комплексы җәлеп ителгән иде. Нигездә алар чәчүне тиз һәм сыйфатлы үткәрү мөмкинлеге биргән югары производстволы «Агромастер» агрегатлары. Бөртекле культуралар чәчүлекләре дә, азык культуралары мәйданнары да, әллә кайдан күзне иркәләп, үзләренә җәлеп итеп тора. Җирле механизаторлар проблемалы барлык участокларда да үсемлекләрне үзвакытында тәрбияләргә өлгергәннәр. «Яшел ут» баскан чәчүлекләргә уннарча сиптерү агрегаты чыгарылган. Ә алар чүп үләннәре үсешенә чик куйган.
    Әйтеп үтелгәнчә, агрофирманың төп байлыгы - кешеләр. Аларны Сабантуй бәйрәмендә хөрмәтләячәкләр. Алдынгылар сафында хезмәтләре авылның төп бәйрәмендә лаеклы билгеләп үтелгән «Октябрь» бүлеге механизаторы Рамил Гайфуллин, Николай Сорокин («Мюд»), Евгений Леонтьев («Тимошкино»), Сергей Шишкин («Карасу»); савымчылар Ольга Охотникова («Сөнчәле»), бозау караучы Лидия Гарипова («Октябрь») һәм башка бик күпләр бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: