Аксубаево
  • Рус Тат
  • Икмәк булса, җыр да була

    Районның авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, 32800 гектар бөртекле культураларның бүгенгесе көндә 26567 гектардан артыгыннан уңыш җыелган инде. 74 мең тонна бодай суктырылган. Көзге арыш уңышы район буенча гектарыннан - 30,3, көзге бодай 32,6 центнер тәшкил итә. "Аксубай" агрофирмасы кырларында урак югары темплар белән бара. Бүгенге көндә монда көзге культураларны...

    Районның авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, 32800 гектар бөртекле культураларның бүгенгесе көндә 26567 гектардан артыгыннан уңыш җыелган инде.

    74 мең тонна бодай суктырылган. Көзге арыш уңышы район буенча гектарыннан - 30,3, көзге бодай 32,6 центнер тәшкил итә. "Аксубай" агрофирмасы кырларында урак югары темплар белән бара. Бүгенге көндә монда көзге культураларны суктыруны төгәлләгәннәр (бу 5000 гектардан артык). Игенчеләр югары нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куялар, зур территорияләрдә максималь санда техника кулланыла һәм эш комплекслы алып барыла.

    Урып-җыю эшләре буенча оператив хәл һәр көн һәм һәр сәгать саен үзгәреп тора. Комбайнчылар һава торышы әйбәт булганда туктаусыз эшлиләр, чөнки вакытның һәр минуты исәптә. Мюд бүлегендә дә көзге культураларны җыеп алу төгәлләнде. Мокшино борылышы тирәсендәге көзге арыш кырлары 60 гектардан артык мәйданны били. Без килгәндә монда Газинур Гыймранов, Флорид Мингалимов, Сергей Николаев идарә иткән комбайннар басу буйлап берсе артыннан икенчесе калышмыйча салмак кына хәрәкәт иттеләр. Шунда ук үзәк базадан КамАЗ машинасы йөртүчесе Фәрит Мингазов аларны көтеп торды. Ул комбайннардан игенне кабул итә һәм ындыр табагына илтеп бушата.

    - Эссе һава торышы безгә кыенлыклар өстәсә дә, эшләргә кирәк, чөнки бездән нәтиҗә көтәләр, - ди комбайнчы Сергей Николаев.

    Игенчелек эшенә ул бер генә дистә елын багышламаган. Ел агымында алны-ялны белми хезмәт куя, сөрә, чәчә. Хәзер исә иң җаваплы чор - үстерелгәнне җыеп алу.

    Сергей Владимирович "Октябрь"поселогында яши. Аның ярдәмчесе Николай Ханчин Түбән Баландадан. Ә урак башыннан алып алар ярты район территориясеннән игеннәрне суктырып алдылар. Өйләренә кич белән генә, кем әйтмешли, юынырга да, йокларга гына кайталар. Ә яшь механизаторлар исә йокларга ятканчы, район буенча уракның ничек баруы белән танышыр өчен, безнең гәзит сайтына күз салырга да өлгерәләр икән әле. Бу мактаулы, әлбәттә. Ә икенче көнне тагын таң әтәчләре белән торырга, чөнки аларны "бөек эшләр" - бөртеклеләрнең яңа участоклары көтә. Һәм бу урак беткәнчегә кадәр дәвам итә. Барлык комбайнчыларның да эш ритмнары шундый. Алар үзләрен лаеклы һәм ышанычлы тоталар. Көннәрнең хәлне бетерерлек кызу булуыннан бер дә зарланмыйлар, үз эшләрен намус белән һәм тырышып башкаралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: