Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игътибарны – киләсе ел игененә

    Урып җыю эшләре белән беррәттән игенчеләр киләсе ел уңышына нигез салалар - көзге культураларны чәчәләр. Көзге культураларга республикада 595,6 мең гектар җир бүлеп бирелгән. Бүгенгесе көнгә 503 мең гектар мәйдан чәчелгән (план күрсәткеченә карата 85 процент). Районда көзге культуралар 14,8 мең гектар җир били. Бүгенгесе көнгә әлеге күләмнең 13 мең...

    Урып җыю эшләре белән беррәттән игенчеләр киләсе ел уңышына нигез салалар - көзге культураларны чәчәләр.

    Көзге культураларга республикада 595,6 мең гектар җир бүлеп бирелгән. Бүгенгесе көнгә 503 мең гектар мәйдан чәчелгән (план күрсәткеченә карата 85 процент). Районда көзге культуралар 14,8 мең гектар җир били. Бүгенгесе көнгә әлеге күләмнең 13 мең гектарына көзге культуралар чәчелгән (планга карата 87 процент). Шул исәптән 9 мең гектардан артыгын - көзге бодай, 3700 гектардан артыгын көзге арыш били. Көзге культураларның иң зур мәйданы - 10 мең гектарга якын - "Аксубай" агрофирмасына туры килә. Чәчүне вакытында тәмамлау өчен механизаторлар зур нәтиҗәлелек белән эшлиләр. Бүгенге көнгә 6 мең ярым гектарга якын мәйдан чәчелгән. "Аксу Агро" агрофирмасында көзге икмәккә бүлеп бирелгән 3500 гектар мәйданның 3 мең гектары чәчелгән. Универсаль технологияләр техникумының өйрәнү хуҗалыгында да көзге культуралар чәчү тәмамланган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: