Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игенчеләрнең кәефе күтәренке

    Бу көннәрдә, язгы чәчүгә төшәр алдыннан, "Аксубай" агрофирмасында эшлекле мохит хөкем сөрә. Механизаторлар чәчү кампаниясе алдыннан соңгы әзерлек эшләрен алып бару белән мәшгуль. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында үткәрелгән техник карау техниканың язгы кыр эшләренә тулы әзерлектә булуын дәлилләде. - Механикалаштырылган звенолар...

    Бу көннәрдә, язгы чәчүгә төшәр алдыннан, "Аксубай" агрофирмасында эшлекле мохит хөкем сөрә.

    Механизаторлар чәчү кампаниясе алдыннан соңгы әзерлек эшләрен алып бару белән мәшгуль.

    Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында үткәрелгән техник карау техниканың язгы кыр эшләренә тулы әзерлектә булуын дәлилләде.

    - Механикалаштырылган звенолар үз бурычларын төгәл беләләр, - дип сөйли хуҗалыкның баш агрономы Хәлил Минапов. - Алар нигездә, тәҗрибәле, үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен белгән игенчеләр белән тулыландырылган.

    Быелгысы язда "Аксубай" агрофирмасында гомуми мәйданы 29 мең гектардан артык тәшкил иткән чәчүлек җирләренең 10 мең гектарга якынына бөртекле культуралар чәчү планлаштырылган. Шул исәптән: сабан бодае - 4,5 мең гектар мәйдан биләячәк, мең гектарга якын җир техник культураларга бүлеп бирелгән. Стратегик мөһим булган культура - орлыкка кукуруз агрофирмада - 1900 гектар, силоска кукуруз 3700 гектар мәйданны алып торачак.

    Иске Савруш авылы механизаторы Анатолий Герасимов ("Луч" бүлеге) өчен быелгысы чәчү кампаниясе исәп буенча 42нче. Ул гомерен авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт куюга багышлаган. Хәтта лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итә. Анатолий Иванович - һәр эштә ышанычлы, механикалаштыруга бәйле теләсә нинди эшне дә намуслы башкара, дип мактап сөйлиләр хуҗалык җитәкчеләре. Игенченең бай эш тәҗрибәсе, осталыгы яшь коллегалары өчен бәя биреп бетергесез хәзинә. Җаваплы чәчү эшләре чорында аның кебек уңган, булган эшчеләргә зур ышаныч йөкләнә.

    Шулай ук Шәүкәт Гатиятуллин (Татар Майнасыннан) һәм Ришат Төхвәтуллин (Яңа Адәмсуыннан) адресына да мактау сүзләре генә яңгырады. Аларның да эш тәҗрибәләре җитәрлек. Узган урак чорында да алар удар темп белән эшләделәр - комбайн штурвалы артыннан төшкәч, салам төргәкләү белән мәшгуль булдылар (узган ел без бу турыда гәзит битләрендә бәян иткән идек инде). Салам хәзерләү эшләре төгәлләнгәч, бөртекле куль- туралардан бушап калган басуларны сөрү белән шөгыльләнделәр.

    Аларның буш вакытлары булмый диярлек. Кышын да трактор артында - товарлыклы-сөтчелек фермасына салам, печән кертәләр, башка эшләрне башкаралар.

    Быелгысы яз аларның өчесе өчен дә күңелле вакыйга белән истәлекле - алар агрофирмага яңа гына кайтарылган МТЗ-90 һәм МТ-382 тракторларына утырачак. Яңа тракторлар белән игенчеләр кукуруз, башка бөртекле культуралар чәчү белән мәшгуль булачак.

    - Кәеф күтәренке, - диләр механизаторлар. Ә ул - уңыш өчен мөһим факторларның берсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: