Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игенчеләргә мактау сүзләре

    "Сөлчә" ҖЧҖ нең чәчүлек мәйданы - 2300 гектардан артык, шуның 800 гектарын көзге арыш һәм бодай, мең гектардан артыгын сабан культуралары били. - Хезмәтчәннәр намуслы хезмәт куялар, - дип билгеләп үтте хуҗалык рәисе Мансур Миннебаев. - Безнең зур булмаган авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәр кеше күз алдында. Эшкә мөнәсәбәткә килгәндә, һәркайсы...

    "Сөлчә" ҖЧҖ нең чәчүлек мәйданы - 2300 гектардан артык, шуның 800 гектарын көзге арыш һәм бодай, мең гектардан артыгын сабан культуралары били.

    - Хезмәтчәннәр намуслы хезмәт куялар, - дип билгеләп үтте хуҗалык рәисе Мансур Миннебаев. - Безнең зур булмаган авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәр кеше күз алдында. Эшкә мөнәсәбәткә килгәндә, һәркайсы җылы мактау сүзләренә лаек.

    Фәнис Җәлалетдинов кукуруз чәчүдә смена нормасын үтәп хезмәт куйган, ул район Сабантуенда алдынгылар сафын тулыландырачак. Тырмалауда, культивацияләүдә Тәлгат Натиев агрегаты туктаусыз эшләде. Рафаэль Сафиуллин, Илфик Натиев та басу-кырларда намуслы хезмәт куйдылар.

    Авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында бүгенгесе көндә чәчүлекләрне корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртү алып барыла.

    Печән хәзерләү башланган. Белгечләр раславынча, иртә чорда чабып алынган үлән сыйфаты буенча маллар өчен иң файдалысы. Мөгезле эре терлекләр (барлыгы 450 баш һәм шуның 150 се - савым сыерлары) өчен кышкыга азык күп кирәк булачак. 700 тонна печән, 1500 тонна сенаж һәм 2500 тонна силос хәзерләү планлаштырыла. Мансур Миннебаев ышандырганча, хезмәтчәннәр көчләреннән килгәннең барысын да эшләячәк. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар - техника сафта, үләннәрнең үсеше әйбәт, механизаторлар теләсә нинди эшне башкарырга әзер. Азык запасына килгәндә - сусыл азыкларның "ачылмаган" базлары һәм узган елдан калган печән өемнәре бар әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: