Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игенчеләр – уңыш өчен

    Район кырларында язгы чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Тоташ яңгырлар кыр хезмәтчәннәренең эшен кыенлаштырды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре һәр сәгатьтән файдаланып калырга тырышалар. Шулай булмый ни, уңышның нинди буласы аларның бүгенге көндә күрсәткән тырышлыгына бәйле бит. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан билгеле булганча, бүгенге көндә барлык мәйданнарның 90 проценттан...

    Район кырларында язгы чәчү кампаниясе ахырына якынлаша.

    Тоташ яңгырлар кыр хезмәтчәннәренең эшен кыенлаштырды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре һәр сәгатьтән файдаланып калырга тырышалар. Шулай булмый ни, уңышның нинди буласы аларның бүгенге көндә күрсәткән тырышлыгына бәйле бит. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан билгеле булганча, бүгенге көндә барлык мәйданнарның 90 проценттан артыгына бөртекле сабан культуралары чәчелгән инде. Бөтен хуҗалыкларда да арпа, солы, борчак һәм вика чәчү төгәлләнгән. Бөртеккә кукуруз чәчү тәмамланып килә. Район игенчеләре күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамладылар (биш мең ике йөз гектардан артык). Көзге культураларны тукландыру соңгы гектарларда алып барыла. Район кырларында чәчү эшләре белән беррәттән чәчүлекләрне тәрбияләү чаралары да алып барыла. Ун мең гектардан артык мәйданда чүп үләннәренә каршы гербицидлы эшкәртү ясалган. Бүгенге көнгә "Аксу Агро" агрофирмасында алты мең ярымга якын гектарда гербицидлы эшкәртү үткәрелгән. Бу - планлаштырылган күләмнең яртысы гына. "Аксубай"АФ" ҖЧҖ механизаторлары әлеге агрочараны югары темпларда алып баралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: