Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игенчеләр кырга чыгарга әзер

    "Аксу Агро" агрофирмасының "Мюд" бүлеге базасында язгы чәчү эшләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Аның эшендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләр катнашты. - Быелгы сезонда безнең алда игенчелектә җитештерүне - 10 процентка, терлекчелектә 5 процентка арттыру бурычы тора, - дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов. - Моңа ирешү...

    "Аксу Агро" агрофирмасының "Мюд" бүлеге базасында язгы чәчү эшләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте.

    Аның эшендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләр катнашты.

    - Быелгы сезонда безнең алда игенчелектә җитештерүне - 10 процентка, терлекчелектә 5 процентка арттыру бурычы тора, - дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов. - Моңа ирешү өчен кыр эшләрен барлык резервларны һәм мөмкинлекләрне кулланып югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк.

    "Аксу Агро" агрофирмасында алда торган язгы чәчү эшләренә әзерлекнең ничек алып барылуы, үсемлекчелектәге планнар хакында, әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең генераль директоры Солтан Шәйхуллин бәян итте. "Мюд" бүлеге эшчәнлегенә дә тукталды.

    - Машина-трактор паркы тиешле берәмлектә техника белән тәэмин ителгән. Бүгенгесе көндә техниканың 96 проценты кырга чыгарга әзер, - дип белдерде ул.

    Район башлыгы семинар-киңәшмәдә катнашкан бүлек механизаторларына лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде. Ул шулай ук мюдлыларның урак өстендә беркайчан да сынатмауларын, уңышка ирешү өчен һәрвакыт нәтиҗәле көч куюларын билгеләп үтте.

    ТР Гостехнадзорның Аксубай районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлегенә, кыр эшләре вакытында алардан имин файдалануның төп моментларына тукталды.

    Семинарда катнашучылар машина-трактор паркы территориясендә булып, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларының әзерлек линейкасына куелышын тикшерделәр. Арсеналда - ремонтланган, берничә дистә еллар кулланылган агрегатлар һәм хәзерге заман авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторлар. Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм баш белгечләре алда торган чорга эш планы белән таныштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: