Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игенчеләр чәчүне төгәллиләр

    Яз җитү белән районның басу-кырларында техника гөрелдәве тынып тормый. Быел яз да игенчеләргә карата мәрхәмәтле булды. Озак вакыт дәвам иткән артык эссе булмаган коры һава торышы кыр хезмәтчәннәренә мөһим агрочараларны вакытында төгәлләү мөмкинлеге бирде. Аннан соң "һава канцеляриясе" яңгырлар белән сөендерде. Игенчеләр моннан бик канәгать калдылар. - Бүгенге көнгә районда...

    Яз җитү белән районның басу-кырларында техника гөрелдәве тынып тормый.



    Быел яз да игенчеләргә карата мәрхәмәтле булды. Озак вакыт дәвам иткән артык эссе булмаган коры һава торышы кыр хезмәтчәннәренә мөһим агрочараларны вакытында төгәлләү мөмкинлеге бирде. Аннан соң "һава канцеляриясе" яңгырлар белән сөендерде. Игенчеләр моннан бик канәгать калдылар.


    - Бүгенге көнгә районда нигездә иртә өлгерә торган сабан культураларын чәчү төгәлләнде, - дип чәчү торышы белән таныштырды район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәлил Хәлимов. - Хәзер исә азык культурасы булган кукурузны силоска чәчү киеренке темпта алып барыла.


    Районның барлык агрофирмалары, хуҗалыкларының механикалаштырылган звенолары максатчан һәм оешкан төстә эшлиләр. Районда сабан культуралары 45754 гектар били. Бүгенге көнгә арпа, солы, сабан бодаен чәчү соңгы гектарларда алып барыла. Бу культура "Аксу Агро" агрофирмасында иң зур - биш мең гектардан артык мәйдан били. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторлары әлеге бурычны уңышлы үтиләр. Сабан бодае чәчеләчәк мәйданның сиксән проценттан артыгы чәчелгән инде. "Аксу Агро" да азык культураларын (1650 гектар), атап әйткәндә, кукуруз (800 гектар) һәм берьеллык үләннәр (850 гектар) чәчүне районда беренчеләрдән булып тәмамладылар. Бу хуҗалыкта шикәр чөгендере заманча технологияләрне кулланып чәчелгән. Ул ике мең ярым гектардан артык мәйдан били. Чөгендер игүчеләр быел да мул уңышка исәп тоталар, чөнки чәчү агротехник срокларда һәм сыйфатлы башкарылган.


    Чәчүгә бәйле төп эшләрне тәмамлаган механикалаштырылган комплекслар хәзерге вакытта чәчүлекләрне тәрбияләү белән мәшгуль. Ә бит игенчелектә вакыт зур роль уйный. Шытымнарның үсеше өчен теге яки бу микроэлементларны тиешле вакытта кертергә кирәк, аларны авырулардан һәм корткычлардан саклау да шулай ук мөһим. Вакытны югалтмау әһәмиятле урын алып тора. Бу агрочаралар комплекслы үткәрелә.


    Район хуҗалыкларында чәчүлекләрне чүп үләннәргә каршы эшкәртү, авыруларга каршы - фунгицид белән, корткычларга каршы инсекцид белән эшкәртү, тамырдан тыш тукландыру киеренке төстә алып барыла. Бу агрочара "Аксубай" АФ"да уңышлы гамәлгә ашырыла. Әлеге хуҗалык игенчеләренең бу планда тәҗрибәсе зур. Шундый технологияләрне куллануга бәйле, узган корылыклы елда да алар бөртеклеләрдән яхшы уңыш алуга ирештеләр. Үсемлекләргә препаратны яфрак аша кертү процессын хуҗалыкта күптән түгел булып узган семинар-киңәшмәдә коллегаларына да күрсәттеләр. Тәҗрибә кабатлануы белән кыйммәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: