Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игенчеләр азык хәзерләү эшләренә әзер

    Районда азык хәзерләү техникасының һәм азык саклагычларның 2017 ел сезонына әзерлеге буенча смотр-бәйге узды. Хуҗалыкларның азык хәзерләүгә керешүгә әзерлеген составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру секторы җитәкче-киңәшчесе Илнур Сафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов, район Дәүләт техник карау бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, УСХиПның механикалаштыру буенча консультанты...

    Районда азык хәзерләү техникасының һәм азык саклагычларның 2017 ел сезонына әзерлеге буенча смотр-бәйге узды.

    Хуҗалыкларның азык хәзерләүгә керешүгә әзерлеген составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру секторы җитәкче-киңәшчесе Илнур Сафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов, район Дәүләт техник карау бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, УСХиПның механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов булган махсус комиссия бәяләде.

    "Яшел конвейер" эшли башлаган мизгелгә кадәр игенчеләргә санаулы көннәр генә калды. Шул вакытка кадәр барлык техника ремонтланган, азык саклау урыннары яшел массаны кабул итүгә әзер булырга тиеш. Тагын бер иң мөһим моментларның берсе - үз- йөрешле чапкычлар һәм азык җыю комбайннары сезонлы техник карау, дәүләт техник карау үтәргә, эстетик кыяфәттә булырга тиеш. АПК- ларның һәр бригадасында һәм бүлекчәләрендә авария -хезмәт күрсәтү звеноларының оештырылуы, хезмәтне саклауга бәйле мәсьәләләрнең хәл ителгән булуы зарур.

    Бәяләү комиссиясен беренче булып "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлекчәсе кабул итте. Монда агрофирманың барлык бүлекләре кырларына чыгарга тиешле техника урын алган иде. Комиссия әгъзалары машина-трактор паркындагы "эш коралларын" карап, аларның һәрберсенә аерым бәя бирделәр. Механизаторлар һәм ремонтчылар белән җылы аралаштылар.

    - Хезмәт уңышы күп очракта техниканың сыйфатлы әзерлегенә бәйле, - диде, хезмәтчәннәргә мөрәҗәгать итеп, УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов. - Ышанычлы эшләгән техника нәтиҗәле эшләү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен яхшы азык запасы белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

    - Безнең механизаторлар - үз эшләренә тугры һәм җаваплы кешеләр, - дип билгеләп үтте агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Алар иртәдән кичкә кадәр фидакарь хезмәт куялар. Мондый команда белән теләсә нинди эшкә алынырга була, беркайчан да сынатмаячаклар.

    Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Илнур Сафин механизаторларга, беренче чиратта иминлек нормаларын үтәргә кирәклеген исләренә төшерде, азык хәзерләү эшендә уңышлар теләде.

    Комиссия шулай ук "Аксубай" АФның үзәк базасында техникаларның азык хәзерләү чорына әзерлеген тикшерде.

    Комиссия әгъзалары "Актай" агрофирмасында, "Сөлчә" ҖЧҖдә булдылар, бу авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык хәзерләүгә яхшы әзерләнүләрен билгеләп үттеләр.

    "Аксу Агро" агрофирмасы тикшерү төркемен Иске һәм Яңа Ибрай авыллары арасында урнашкан участокта "тулы парад"та каршы алды. Аксуагрочылар азык хәзерләү сезонында катнашачак бөтен комбайннарны, тракторларны, авыл хуҗалыгы машиналарын алып чыкканнар. Төрле марка һәм модельдәге техника зур тәэсирләр уятты. Комиссия әгъзалары техниканы азык хәзерләү чорына әзерләүдә бернинди дә җитешсезлек тапмады. Делегация эш урынында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре белән дә танышты. Азык саклагычлар әзерлегенә дә яхшы бәя бирде. Комиссия "Аксу Агро" агрофирмасының 2017 елның азык хәзерләү чорына әзерлеген югары бәяләде.

    - Безнең механизаторлар үз сүзләрендә торалар һәм эшли дә беләләр, - дип ассызыклады "Аксу Агро" агрофирмасының генераль директоры Солтан Шәйхуллин. - Алар чәчү компаниясен лаеклы үткәрделәр, шытымнар да әйбәт, азык хәзерләү буенча алда торган бурычны да намус белән үтәргә әзер.

    Смотр-бәйге нәтиҗәләре: техниканы һәм азык саклагычларны азык хәзерләү чорына әзерләү буенча максималь балл "Аксу Агро" агрофирмасына бирелде, "Аксубай" АФ - икенче, "Актай" АФ өченче урыннарда.

    - Аксубай районында алда торган азык хәзерләү эшләренә ышанычлы әзерләнгәннәр, - дип билгеләп үтте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Илнур Сафин. - Миңа Аксубай районында берничә ел агымында булырга туры килде, шуңа бәйле техник ресурсларның һәм барлык комплексның иң җаваплы кыр эшләре чорына әзерлек дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра баруын әйтеп үтәсем килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: